Пасха бәйрәме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге гражданнарны котлады. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! - диелә котлауда. - Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!"
Христианнар өчен Пасха – “бәйрәмнәрнең бәйрәме” һәм “бар көннәр патшасы” ул. Бу олы тантана күңелләргә хак дин нуры иңүен, җаннарның котылуын, гөнаһлардан арынуны һәм яңа, ирекле тормышка кабат тууны гәүдәләндерә. Пасха гомер-гомергә йөрәкләрдә мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм кичерә белү кебек матур хисләрне көчәйтә, кешеләрне изгелеккә, рухи арулыкка һәм ярдәмчеллеккә өнди.
Христианнар, мөселманнар һәм башка традицион дин вәкилләре гасырлар дәвамында дус яшәгән Татарстан өчен барлык кешелекнең уртак бу кыйммәтләре аеруча тирән мәгънәгә ия. Свияжск утрау-шәһәрен, Борынгы Болгар шәһәрен, Казан Богородица ирләр монастырен һәм башка изге рухи-тарихи ядкәрләребезне торгызуда күмәк тырышлык куюыбыз милләтара һәм динара татулыкны ныгыту эшенең ныклы нигезе булып тора.
Һәр тәкъва кешегә саваплы һәм изге саналган мондый лаеклы гамәлләрнең шаһиты булу, аларда турыдан-туры катнашу мөмкинлеге – олы куаныч. Пасха бәйрәме күңелләребездә балкыткан изге нур һәрберебездә иҗади куәт, эш егәре һәм рухи камилләшүгә омтылышны көчәйтсен! Барыгызга да бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф телим!
Татарстан республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".