Рөстәм Миңнеханов “Теләче” сәнәгать паркында булды

2013 елның 5 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында, республиканың Теләче районына эш сәфәре кылып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Искәртеп узабыз, бүген республика башлыгы шулай ук Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарына барды.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов Татарстан Президентына хәбәр иткәнчә, барлык уҗым да (6700 га: 6100 га – арыш һәм 600 га – бодай) тишелеп чыккан. “Чәчү яхшы бара, барлык мәйданның 33 проценты инде чәчелгән”, - дип белдерде Илдус Зарипов. Аның сүзләренә караганда, бүген көненә 1700 гектар җир сөрелеп чәчелә, иртәгәдән көненә 2 гектар җирне чәчүгә керешәчәкләр. Шул рәвешле, төп эшләр 5-6 көннән тәмамланачак.

Рөстәм Миңнеханов районда гаилә фермалары үсеше белән кызыксынды. Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, бүген 23 гаилә фермасы гамәлдә.

Районга эш сәфәре барышында Татарстан Президенты “Теләче” сәнәгать паркында да булды. Республика башлыгына парк территориясендә җитештерелүче продукция һәм паркның үсеш планнары турында сөйләделәр. Бүгенге көндә биредә өч резидент эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International