Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, чәчү кампаниясе белән танышу барышында Питрәч районында булды. Аны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Дияров озатып йөрде.
Кырлар өстеннән очып узганнан соң, Пимери авылы янындагы “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ кырында авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу узды, биредә Эдуард Дияров хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә чәчү эшләре 39% ка башкарылган, ә сабан ашлыгын чәчү 53% ка. Районда иртә өлгерүче сабан культураларын чәчүне 9 нчы майга төгәлләргә ниятлиләр.
Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка минераль ашламалар, ГСМ сатып алу буенча вакытында күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен белдерде һәм торак йортларны, медицина объектларын, мәктәпләрне, авыл мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү, “Чиста су” программалары барышы турында хәбәр итте.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм гаилә фермалары үсешенә ярдәмнең әһәмиятен аеруча ассызыклап үтте.