«Татнефть» ААҖ Директорлар советы үтә үзле нефть чыгару, Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү мәсьәләләрен карады

2008 елның 29 июле, сишәмбе
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры - «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә предприятие Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Директорлар советы 2008 елның беренче яртыеллыгына нефть чыгару компанияләренең бюджетны үтәү нәтиҗәләрен карады һәм август аена бюджетны раслады. Үтә үзле нефть ятмаларын үзләштерү программасы үтәлешенең барышы тикшерелде. 2008 елның 1 нче июненә «Татнефть» ААҖ балансында 118 млн. т. баланслы һәм 41,5 млн. т. суырып алырлык запаслары булган 21 үтә үзле нефть ятмалары запаслары исәпләнелә.
Пар гравитациясенә нигезләнгән дренаж методын куллана башлаганнан бирле, Ашалчы ятмаларында 14,5 мең т. үтә үзле нефть чыгарылган, шул исәптән ел башыннан алып – 7,5 мең т.
Беренче пар скважиналар битумы буенча июнь аена тәүлеклек дебит 15,4 т тәшкил иткән, икенче пары – 20 т. Моннан тыш, 11 нче июльдән өченче пар скважиналардан да үтә үзле нефть чыгарыла башлады. Авыш мачталы бораулау станоклары кулланылган скважиналар төзү проекты әзерләнде, бораулый башлау 2008 елның дүртенче кварталына планлаштырыла. Ирешелгән уңышларны уңай бәяләп, Директорлар советы компаниянең башкарма дирекциясенә әлеге эшләрне расланган программага туры китереп дәвам итәргә кушты. Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзүнең барышы турындагы информация тыңланды. Билгеләнгән вакытка туры китереп, проект документларын, төзелешне финанслауны дәүләт экспертизасына әзерләү һәм тапшыру эшләре башкарыла. Төзелеш башланганнан бирле, 32,1 млрд.сум капитал салу финансланган, 20,9 млрд. сум үзләштерелгән.
Төзеләчәк комплексны кадрлар белән тәэмин итү өчен, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан шуңа ярашлы карар кабул ителде, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләре белән янәшәдә практика, стажировка, персонал лизингы һәм хезмәт миграциясе оештыру буенча корпоратив партнерлык турында килешүләр төзелде. Төзүчеләр һәм җәлеп ителгән кадрлар өчен 46 мең кв. м мәйданда беренче торак йортлар шәһәрчеге төзү төгәлләнде, өстәмә 160 мең кв. м торак төзү мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә. Бүген Директорлар советы утырышында шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең кайбер башка мәсьәләләре турында да фикер алышу булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International