Алексей Песошин Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында берничә килешү имзалауда катнашты

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстан Республикасы стендында бүген Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында берничә килешү имзаланды.

Иртә белән Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Ставрополь крае икътисади үсеш министрлыгы арасында “Проверенный бизнес” интернет-ресурсны үстерү буенча килешү имзаланды. Документка ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Ставрополь крае икътисади үсеш министры Сергей Крынин имза куйды.

Алга таба Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Кырым Республикасы икътисади үсеш министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Моннан тыш, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында “Група ГМС” АҖ һәм “Сименс Энерджи АБ” компаниясе арасында килешү имзалау узды.

Көннең икенче яртысында Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Позитив Текнолоджиз” АҖ арасында Татарстанның цифрлы икътисады мәгълүматлары  куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында хезмәттәшлек турында килешү имзалауда катнашты.

Тагын бер килешү Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “ГикБрейнс” ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында имзаланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International