Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Арча һәм Биектау районнарында булды

2013 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов республиканың Арча һәм Биектау районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәре барышында аны вице-премьер – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Биектау районында Президент хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашканда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин язгы культураларны чәчүне 10 майга төгәлләштерергә планлаштыруларын хәбәр итте. Ашламалар җитәрлек, техника яхшы гына эшләп тора.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы ел авыл кешеләре өчен ярыйсы гына уңышлы булырга ошый, Президент бүгенге көнгә кадәр барып кайткан районнарда авыл хуҗалыгында җитди проблемалар юк. "Бүгенге һава шартлары зур уңыш вәгъдә итә", - дип ассызыклады республика Президенты.

Биектау районы аграрийларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов якында гына урнашкан Казанда продукцияләрен сата алу мөмкинлеге – сезнең иң төп конкурент өстенлегегез һәм аннан тиешенчә файдалана белергә кирәк, диде.

Арча районында язгы культураларны чәчүне атна азагына тәмамларга ниятлиләр. Районның аерым үзенчәлеге – гаилә фермаларын уңышлы үстерү, алар анда 30лап. Татарстан Президенты аграрийларны чәчү эшләрен мөмкин кадәр кыска срокларда төгәлләргә өндәде һәм авыл хезмәтчәннәренә авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International