Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2013 ел Универсиадасына Татарстанның башкаласында биеклеге 300 метрдан артык булган яңа телебашня төзергә уйлыйлар
2008 елның 29 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узган очрашуда республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Рәсәй теле- һәм радиотапшырулар челтәре” Федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Геннадий Скляр Казанда яңа телебашня төзү проекты һәм Татарстан Республикасында цифрлы телевидениене үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ирек Фәйзуллин, “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров, “Рәсәй теле- һәм радиотапшырулар челтәре” филиалы – Татарстан Республикасының Радиотелетапшырулар үзәге” директоры Владимир Якимов һәм башкалар катнашты.
Журналистларга Геннадий Скляр хәбәр иткәнчә, яңа цифрлы технологияләрнең үсеше, республиканы цифрлаштыру ихтыяҗы Татарстан башкаласында яңа телебашня төзүнең бер аргументы була.
“Бөтендөнья һәм Рәсәй тәҗрибәсенә анализ ясап, без Татарстан Республикасы һәм шәһәр җитәкчелегенә телевидение башнясын гына түгел, ә медиасити дип атала торган тулы бер комплекс төзергә тәкъдим иттек, - диде Геннадий Скляр. – Бу комплекста телебашня технологик функцияләр генә башкарып калмыйча, туристик, эшлекле объектка һәм сәүдә-күңел ачу үзәгенә, шәһәрнең үзенә күрә бер символына әйләнәчәк.
Яңа телебашняның биеклеге 300 метрдан артык булыр дип исәп тотыла.
Бик биек әлеге объектны урнаштыруның инде хәзер үк берничә варианты бар, ләкин, Скляр әфәнденең фикеренә караганда, Троицк урманындагы мәйданчык (14 га тирәсе) аеруча зур кызыксыну тудыра.
“Без проектны Казанда узачак 2013 ел Универсиадасына тормышка ашырырга телибез, - дип билгеләп үтте Геннадий Скляр, төзелешнең сроклары турындагы сорауларга җавап биреп. – Бүген без эшне башларга дип килештек, һәм мин шушы айларда беренче караламаларны тәкъдим итә алырбыз дип уйлыйм. Алга таба алар турында фикер алышу булачак. Троицк урманындагы мәйданчыкка килгәндә, бу мәсьәләдә Казан мэры минем тәкъдимемне хуплады. Бу янәшәдәге бөтен территориянең үсешенә импульс бирер дип уйлыйбыз. Казандагы бу җир кишәрлеген без, проектны тормышка ашыру өчен, инвесторга бирә алыр идек”.
Якынча проект 4 млрд. сумга бәяләнә, шуның белән бергә телебашня үзе 1,5 млрд. сум торачак.
“Калганы проект комплексында республика һәм шәһәр җитәкчелеге, шулай ук бу җитди проектка акча салачак инвесторларның нәрсә күрергә теләүләреннән торачак, - дип саный Скляр әфәнде.
Аның сүзләренә караганда, проект, хосусый-дәүләти партнерлык шартларында, төрле чыганаклардан финансланачак. Геннадий Скляр хәбәр иткәнчә, шәхси инвесторларны җәлеп итеп, мондый төрдәге телебашнялар төзү тәҗрибәсе Рәсәйдә бар инде (Екатеринбург, Волгоград).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз