Индонезиядә шулай ук эшмәкәрләр арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу максаты белән, Татарстан һәм Индонезия Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү төзелгән.
Линар Якупов әйтүенчә, Индонезиягә сәфәр кысаларында хәләл продукция җитештерү мәсьәләсе буенча да фикер алышу булган. Анда 240 миллионга якын мөселман яшәвен исәпкә алганда, ислам кануннарына туры килүче азык җитештерү буенча махсуслашкан ширкәтләр бик күп. “Алар үз мөселманнары өчен генә түгел, тирә-як күрше ил мөселманнары өчен дә хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнә. Ике ел рәттән индонезиялеләр “Казан-Хәләл” күргәзмәсендә актив катнашты.
Татарстанның Индонезия белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре дә бар. Мисал өчен, КВЗ Индонезиягә 12 машина җибәргән, Индонезия пилотларын өйрәткән һәм хәзер яңа заказларга әзер. “КАМАЗ” Индонезия өчен уң як руль белән җиһазланган йөк машиналарының беренче партиясен әзерләгән, киләчәктә җыю производствосын ачып җибәрү ниятләнә. Горький исемендәге заводның суднолар экспозициясе дә Индонезия дәүләтендә кызыксыну тудырган.
Линар Якупов билгеләвенчә, Индонезия Россия белән тулысынча, Татарстан белән өлешчә сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур кызыксыну күрсәткән.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.