Универсиада узган көннәрдә Казансу һәм Идел елгалары акваторияләрендә аз сыешлы суднолар хәрәкәте чикләнәчәк

2013 елның 7 мае, сишәмбе
Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларын үткәрү белән бәйле рәвештә, су юлларын транспорт максатларында куллану, ягъни навигация чорының июнь-июль айларында, Казансу һәм Идел елгалары акваторияләрендә аз сыешлы суднолар хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта аз сыешлы суднолар буенча ТР дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.

Журналистларның сорауларына шулай ук аз сыешлы суднолар буенча өлкән дәүләт инспекторы Мәүләви Ходжамкулиев җавап бирде.

Хәзерге вакытта аз сыешлы суднолар хәрәкәтен чикләү турындагы ТР Хөкүмәте Карары әзерләнә. Аның нигезендә җилкәнле, спорт йөзү чараларына, шул исәптән, гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләргә хәрәкәт итү тыелачак, бу чикләү транзит пассажир, йөк һәм Универсиада чорында иминлек тәэмин итүдә катнашучы махсус судноларга кагылмый.

Казансу акваториясендә чикләү, тимер юл күпереннән (799 км) Киров районының тимер юл күперенә кадәр түбәнгә агым буенча бөтен озынлыгы буйлап, Идел акваториясендә – уң як ярдан Яшел Үзән шәһәренең тимер юл күпереннән Югары Ослан районы Шеланга авылына кадәр һәм сул ярдан Лаеш районы Никольское авылына кадәр түбәнгә агым буенча кертелә.

Илһам Насыйбуллин ассызыклап узганча, аз сыешлы суднолар хәрәкәтен чикләү чорында, Иделнең шушы участколарында ГИМС инспекторлары, полиция хезмәткәрләре, Федераль Куркынычсызлык хезмәте вәкилләре, коткаручылар катнашында патрульләр көчәйтеләчәк.

Аның сүзләренә караганда, быел суднолар йөрүче елгаларда навигация 22 нче апрельдән ачылган. Бүгенге көндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсендә учетта 37160 аз сыешлы судно исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International