Татарстан Президенты Ислам бизнесменнары делегациясе белән очрашты

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов бүген Казанда Хосусый секторны үстерүнең Ислам корпорацииясе делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банк" ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев тә катнашты. Хосусый секторны үстерүнең Исламской корпорацииясе рәисе Халид әл Абуди җитәкчелегендәге делегация составына Төркиянең, Согуд Гарәпстанының, Бәһрәйннең һәм башка илләрнең кайбер компанияләре вәкилләре кергән.

Бизнесменнар делегациясе Татарстанга республиканың инвестицион мөмкинлекләре белән танышу өчен килгән. Бүген очрашуны ачканда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика соңгы вакытларда Ислам дөньясы белән икътисадый хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу хезмәттәшлекнең иң мөһим юнәлешләре – Хосусый секторны үстерүнең Исламской корпорацииясе үзара файдалы багланышлар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быелның март аенда республика делегациясе Согуд Гарәпстанында булып кайтты, Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре, Ислам үсеш банкы президенты белән очрашты. Үткән атнада Татарстан инде менә өченче мәртәбә БГӘдә икътисадый форумда үз экспозициясен күрсәтте.

Татарстан Республикасы Президенты делегация әгъзалары республика икътисады, инвесторлар өчен мөмкинлекләр турында кыскача сөйләде. Ул искә төшергәнчә, Ислам үсеш банкы катнашында "Татарстан халыкара инвестиция компаниясе", "Евразия лизинг компаниясе" төзелде. "Һәм хәзер безнең максат - бу компанияләрне икътисадның төрле тармакларында проектлар белән тулыландыру ", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Делегация әгъзалары Татарстан Республикасы Президентына үз компанияләре һәм республика икътисады белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында кыскача сөйләделәр. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов визитлары барышында бизнесменнарга Татарстанда эшләп килүче чит илләр компанияләре җитәкчеләре белән очрашырга, аларның республика хакындагы фикерләрен белергә тәкъдим итте.

Перспектив юнәлешләрнең берсе итеп Рөстәм Миңнеханов гарәп илләренә азык-төлек илтеп җиткерүдәге хезмәттәшлекне, Ислам финансларын җәлеп итү, полимерлардан продукция җитештерүне һәм башкаларны атады.

"Безнең мөмкин хезмәттәшлегебез спектры бик киң, һәм мин ышанам ки, сезнең визитыгыз бик кызыклы һәм сезнең өчен файдалы булачак", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты очрашу азагында делегация әгъзаларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International