Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 103879 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә. Чираттагы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек вакытында алар саны кими баруын үкенү хисләре белән игълан итәбез: соңгы 3 елда гына да 42 меңнән артык ветеранны арабыздан җуйдык.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышына рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, сугыш ветераннарын матди яктан тәэмин ителеш соңгы елларны сизелерлек яхшырды, социаль ярдәм системалаштырылды, өйләрендә социаль хезмәт күрсәтү исә аларга гаилә мохитендә калырга мөмкинлек бирә. Шулай ук медицина ярдәме күрсәтү комплекслы итеп оештырылды, сугышта катнашканнарны медицина күзәтүе уздырыла, республикада инвалидлар һәм ветераннар өчен югары уңайлыклы махсуслаштырылган 420 палата булдырылды. Нәтиҗәдә, 585 сугыш ветеранына махсус югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде...
Сугышта үзләре катнашканнарның бүген республикада 5679ы гына калды, аларның ихтыяҗларын тиешле министрлыклар, муниципалитет башлыклары белешеп, ярдәм итү ягын карасын. Аларның 238е интернат-йортларда яши, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына әлеге учреждениеләрдә сугыш ветераннары өчен шартлар мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк, ялгыз кешеләргә гаилә учагы җылысы тудыру зарур, дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.
Быел гыйнвар-март айларында республика Президенты аппаратына сугыш ветераннарыннан 52 мөрәҗәгать килеп ирешкән, аларның һәм телдән мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге торак шартларын яхшыртуны сорый, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрендә зарлана – болар барысы да юбилей чараларына әзерлек барышында исәпкә алынырга тиеш, дип искәртте Р.Миңнеханов. Шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә дә аерым игътибар бирү таләп ителә, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек чорында бу аерым урын алып торырга тиеш. Яшьләргә бурычлылык, ватанпәрвәрлек хисләрен сеңдерү, илнең алга таба үсеше бәрабәренә куелган максатларны аңлавы зарур дип саный Президент.
Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын РФ төбәкләрендәге шундый тәҗрибәгә таянып эшләргә кирәк, дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов оештыру комитетына, шулай ук Дәүләт Советы да катнашсын, күпчелек мәсьәләләрне республика Хөкүмәте карасын, диде. Шулай ук предприятиеләр сугыш ветераннарына санатор-курорт дәвалавы узуны тәкъдим итеп, бу игелекле эштә үзләреннән өлеш кертә ала, чыннан да, кайбер предприятиеләрнең үз санаторийлары бар, бу эштән профсоюзлар да читтә калмасын, дип аерым билгеләп үтте.
Хәрбиләр җирләнгән каберлекләрне, мемориалларны тиешле тәртиптә тотуга да игътибар бирелсен. “Татмедиа” агентлыгы карамагындагы һәм бәйсез ММЧнда, шул исәптән оппозицион карашлыларында да сугыш ветераннары турында материаллар бирелеп барыр дип уйлыйм һәм бу җәмгыятебез өчен бик мөһим: кешеләр сугышта батырлык күрсәтүчеләрне белергә тиеш, дип басым ясап әйтте ТР Президенты Р.Миңнеханов. Шулай ук Казан һәм Чаллы калаларының сугыш ветераннары яшәгән урамнарга аларның зур портретларын куеп, батырлыклары турында язмалар бирүе мактауга лаек, алга таба төрле акцияләр дә үткәрү кирәк дип саный ул. Гомумән, Р.Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына кагылышлы мәсьәләләр Җиңү бәйрәме тирәсендә генә түгел, ә даими күз уңында булырга, вакытында хәл ителергә, ә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эше һәр татарстанлы өчен намус эше булырга тиеш.
Шул рәвешле, тагын 2 елдан уздырылачак юбилей чараларын оештыру һәм үткәрү комитеты утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.