Рөстәм Миңнеханов: “Җиңү көне безнең күпмилләтле халкыбыз рухының көчен һәм олпатлыгын күрсәтә”

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Г.Камал исемендәге театрда булып узган тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, министрлыкла һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары үзләре катнаштылар.

Татарстан Президенты Г.Камал исемендәге театры алдындагы мәйданга ветераннар - Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов белән бергә килде. Театр фойесында алар Җиңүнең 68 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар.

Тантананың рәсми өлеше театр сәхнәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт флагын һәм Җиңү Байрагын кертүдән башланды. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт гимннары яңгырады, шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов нотык белән чыгыш ясады.

“Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләре, кадерле дуслар. Чын күңелемнән сезне Бөек Җиңүнең 68 еллыгы белән котлыйм!

Җиңү көне – һәр россияле өчен изге бәйрәм. Дан һәм берләшү символы буларак Җиңү көне безнең күпмилләтле халкыбыз рухының көчен һәм олпатлыгын күрсәтә. Бу истәлекле дата – илебезнең төп дәүләт бәйрәме, ул буыннардан буыннарга тапшырыла.

Ел саен без сезнең белән бергә, кадерле ветераннар, хәтеребездә шул дәһшәтле еллар фаҗигасен яңартабыз. Җиңүне без зур югалтулар бәрабәренә яулап алдык – уннарча миллион ватандашыбыз сугыш кырларында ятып калды, шәһәрләребез, авылларыбыз, завод һәм фермаларыбыз җимерелде, тарих һәм мәдәният ядкярләребез юк ителде. Фронтка 700 меңнән артык татарстанлы китте, шуларның яртысы өйләренә әйләнеп кайта алмады. Бер генә ил дә, бер генә халык та үзенең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен бу кадәр югалтулар кичермәгән. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итәм.

Татарстанлылар уртак җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Сугыш елларында республика территориясендә 7 атучылар дивизиясе, танк бригадасы, зенит-артиллерия полкы төзелгән, ике авиация дивизиясе, 86 авиация полкы һәм 6 меңнән артык ялгыз экипаж әзерләнгән.

Бөек Җиңүне бөтен ил яулады. Шулай ук без тылда алны-ялны белмичә хезмәт итүчеләрне дә бер үк дәрәҗәдә олылыйбыз. Сугыш елларында республикада 600 исемдә хәрби продукция, ун меңләп тонна порох һәм заряд, совет бомбардировщикларының өчтән бере җитештерелгән. Авыр сугыш елларында Татарстан авылы фронтка миллион тонна азык-төлек җибәрде. Республикада 60 тан артык госпиталь җәелдерелгән иде. Безнең табибилар кулы аша 300 меңнән артык солдат һәм офицер узды. Фронт тирәсендәге өлкәләрдән Татарстанга 70 предприятие, илнең Фәннәр академиясе бүлекчәләре эвакуацияләнгән.

Сугыш халыктан бик каты көч куюны таләп итте һәм шуның белән бер рәттән ул тотрыклылык һәм каһарманлыкның үрнәкләрен күрсәтте, миллионлаган кешеләр өчен батырлык мәктәбе булды. Бүген безнең арада сугышның исән легендалары - Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәм улы Әхтәмов һәм Борис Кирилл улы Кузнецов. Алкышлар аларга!

Барысы Советлар Союзы Герое исеменә 300 татарстанлы лаек булды һәм өч дәрәҗәдәге Дан орденының тулы кавалерлары булдылар. 300 меңнән артык безнең ватандашлар орден һәм медальләргә лаеклы булдылар. 

Кадерле ветераннар, сез һәрвакытта да яшьләр өчен каһарманлык һәм батырлык үрнәге булачаксыз. Җиңү көнендә заман һәм буыннар багланышы аеруча сизелә. Без, олы яшегезгә карамастан, сезнең үсеп килүче буынга бәя биреп бетергесез тәҗрибәгезне тапшыруыгызны һәм ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуыгызны югары бәялибез.

Бүген республикада яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә аеруча игътибар бирелә. Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, "Татарстан Геройлары" оешмасы һәм шулай ук Республика ветераннар Советы җитди эш алып бара. Менә инде берничә ел рәттән Татарстан Оборона министрлыгы үткәрә торган гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлеген бәяләүче конкурста җиңүче була.

«Отечество» берлегенең роле дә бәяләп бетергесез. Аның эзләүчеләре инде 7 мең ярымнан артык сугышчыларны тапканнар һәм күмгәннәр, меңнән артык һәлак булганнарның исеме билгеләнгән. 

Хәрби-патриотик тәрбияләүнең төрледән-төрле формалары барлыкка килә. Россиядә иң эре булган "Патриот" спорт-патриотик үзәк нигезендә бөек Җиңүне булдыручылар исемнәре белән бәйле спорт турнирлары уздырыла. 

Кызганычка каршы, вакыт үзенекен ала, ел саен ветераннар рәтләре сирәгәя. Бүген республикада алар 100 мең тирәсе калган. Алар арасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар,  толлар, инвалидлар, тылда хезмәт иткәннәр, "блокадниклар", балигъ булмаган концлагерь тоткыннары. Соңгы елларда безнең илдә һәм Татарстан Республикасында сугышта катнашучыларга материаль ярдәм итү өчен төрле чаралар үткәрелә. Ел саен пенсия һәм ветераннарга акчалата түләүләр размеры индекслана,  комплекслы медицина хезмәте күрсәтү буенча системалы эш, шулай ук ветераннарга өйләрендә социаль ярдәм итү оештырылган. Без киләчәктә дә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ярдәм мәсьәләләре белән актив шөгыльләнәчәкбез. Җиңүчеләр буынына ярдәм һәм Җиңүнең 70 еллыгына әзердзнү безнең иң төп бурычыбыз була. Бүген без оештыру комитетының утырышын үткәрдек һәм мөһим эшнең төп юнәлешләрен билгеләдек.

Кадерле ветераннар, сезнең алда баш иябез, сәламәтлек һәм озын гомер сезгә. Бәйрәм белән, Җиңү көне белән сезне!"

Татарстан Президенты III дәрәҗәдәге Дан Ордены удостоверениесен Хәмзә Килдеевка тапшырды -  Бөек Ватан сугышында катнашкан Габдерахман Килдеев малаена, ул исән чакта бүләкне ала алмаган. 

Тантанада катнашучыларга шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Высыл Хуҗиәхмәтов мөрәҗәгать итте. Рәсми өлештән соң бәйрәм концерты дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International