Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Арча зиратында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салды
2013 елның 9 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, Җиңү бәйрәмендә, гадәттәгечә Казанның Арча зиратында, Бөек Ватан сугышында ятып калган батырлар һәйкәлләренә һәм хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу һәм венок кую тантанасы булды. Бу тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент башлыгы Александр Терентьев, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, шул исәптән, Советлар Союзы Геройлары – Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов катнашты.
Тантанада катнашучылар 1941-1945 нче еллардагы сугыш көннәрендә Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган хәрбиләргә мәңгелек истәлек монументына чәчәкләр салдылар. Мәрхүм батырлар бер минут тынлык белән искә алынды һәм коралдан өч тапкыр ату яңгырады.
Шулай ук Советлар Союзы Герое, танылган очучы Михаил Девятаев һәм Казан халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитетының элеккеге рәисе, сугышта катнашкан Александр Бондаренко каберләренә дә чәчәкләр куелды. Бүген аның каберенә тормыш иптәше Энгелина Бондаренко һәм оныгы Екатерина Сверчкова килгән иде. Илдар Халиков мәрхүмнең туганнары белән күрешеп, берничә сүз алышты.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз