Татарстанда 15 ел эчендә коммуналь түләүләр өчен бурыч 8,3 млрд сумга кадәр арткан

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Татарстан халкының бүгенге көнгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,3 мрд сумга якынлаша.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

“Июнь башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыюның уртача еллык күрсәткече 99,4% тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5%ка күбрәк. Шул ук вакытта республикада торак-коммуналь түләүләр өчен халыкның бурычы 8,2 млрд сум тәшкил итә”, - диде ул.

Бурычларның иң зур өлеше торак хезмәтләренә, җылылык, электр энергиясе, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүгә туры килә. Республикада әлеге бурычлар 2006 елдан бирле формалашкан.

“Урыннардагы хезмәттәшләр түләүләрне җыю буенча эшне актив алып бара. Кайбер муниципаль берәмлекләр буенча 100% тан артык югары күрсәткечләр дә бар”, - дип билгеләде спикер.

Алексей Фролов үз чыгышында билгеләгәнчә, түләүләрнең кимүе кышкы айларда, яңа ел бәйрәмнәреннән соң, күзәтелә. Бу кешеләрнең үз акчаларын бәйрәмнәргә тотуы белән бәйле. Шул ук вакытта кышкы айларда ягып җылыткан өчен зур сумма исәпләнә.

Спикер республика халкына түләүләрне электрон ресурслар аша түләргә һәм бурычлар җыймаска тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International