Татарстан Президенты Иске Татар бистәсен торгызуның барышы белән танышты
2013 елның 12 мае, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тарихи биналарны торгызуның барышы белән танышу өчен Иске Татар бистәсе буйлап җәяү узды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озатып йөрделәр.
Сафьян урамында Рөстәм Миңнеханов өч тарихи бинаны карап чыкты. 1 нче йорт, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренчә, биналарны торгызуның иң яхшы үрнәкләреннән берсе – реставраторлар беренче катның кирпеч өлешен мөмкин кадәр күбрәк саклап калганнар, ә икенче, агач катта яңа бүрәнәләр белән бергә, бинаның үз бүрәнәләре дә кулланылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.