Татарстанда 2021 елда 2347 социаль әһәмиятле объект югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак

2021 елның 10 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының социаль әһәмиятле объектларын Интернет челтәренә тоташтыру турында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлаштыру, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча төбәктә социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә тоташтыру буенча эш алып барыла. 2021 елда югары тизлекле Интернетка 2347 объект тоташтырылачак. 1600 км җепсел-оптика элемтә линияләре сузылачак. Тагын 305 торак пункт социаль әһәмиятле объектларны тоташтыру проекты кысаларында (2019 елдан 2021 елга кадәр) «Оптика»га тоташтырылачак.

Айрат Хәйруллин 1241 фельдшер-акушерлык пункты, 470 җирле үзидарә органы, 466 мәдәният объектларын атады. Моннан тыш, бу 107 янгын часте һәм постлар, Росгвардиянең 43 объекты, 19 полиция участок пункты да тоташтырылачпк.

2021 елның 30 августына якынча 2 мең объектны тоташтыру күздә тотыла, 2021 елның 31 октябренә объектларның саны 2347 (100%) тәшкил итәчәк.

Планлаштырылган 1600 км җепсел-оптика линиясенең 551 километры, ягъни планның 35%ы инде салынган.

«Оптика» салынган объектлар саны 1655 яки 70% тәшкил итә.

Файдалануга 211 тапшырылган, ягъни 9% тәшкил итә. Шул ук вакытта 10 объект тоташтырылган һәм сынау уздырылган.

Якындагы бурычлар арасында министр социаль әһәмиятле объектларның устав документларына үзгәрешләр кертү (2021 елның 21 июленә кадәр), тоташтырыла торган объектларда компьютерлар урнаштыру (2021 елның 30 августына кадәр) эшен төгәлләүне атады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, башкарылган эш республика өчен бик мөһим. Ул "Таттелеком" компаниясенә, Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы белән берлектә, республиканың социаль әһәмиятле объектларын Интернет челтәренә тоташтыру буенча эшне дәвам итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International