Алексей Песошин Президент академиясенең IX халыкара җәйге кампусы ачылышында катнашты

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Бүген “Зөя калкулыклары” спорт-сәламәтләндерү комплексында Президент академиясенең (РАНХиГС) IX халыкара җәйге кампусы ачылды.

Тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Президент академиясенең Җәйге кампусы  -  ул яшьләр өчен ел саен уздырыла торган белем бирү проекты, аның уку программасы Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре, дәүләт хезмәткәрләре һәм бөтен дөньяга билгеле эшмәкәрләр катнашындагы лекцияләр һәм интерактив дәресләрдән тора. Проект талантлы яшьләрнең аралашуы өчен шартлар тудыра.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Җәйге кампусны Татарстан территориясендә үткәрү матур традициягә әверелгән. Форум мәйданчыгы студентларга яңа белемнәр һәм тәҗрибә алырга, югары класслы экспертлар белән аралашырга мөмкинлек бирә.

“2020 елда Covid-19 пандемиясе аркасында чара үткәрелмәде. Барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, быел без кампусны үткәрергә булдык. Югары дәрәҗәдә әзерлек өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәм”, - диде ул һәм форумда катнашучыларга уңышлар теләде.

Президент академиясенең Җәйге кампусы 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Анда 16 илдән һәм Россиянең 17 төбәгеннән 180 нән артык студент катнаша.

ТР Хөкүмәте башлыгы пандемия цифрлаштыру кирәклеген күрсәтте һәм аның инструментларын гамәлгә кертү процессын тизләтте, дип белдерде.

Соңгы вакытта кайбер төркемнәрне изоляцияләү процесслары, билгеле бер очракларда читтән торып эш режимын кертү аралашуда үз нечкәлекләрен күрсәтте. Әмма, Алексей Песошин сүзләренчә, республика җитәкчелеге бары тик эшнең көндезге форматы гына иң нәтиҗәле булу мөмкинлегенә ышана.

Җәйге кампусның гамәли өлеше проект командаларын формалаштыру күнекмәләренә, идарә итү осталыгына һәм шәхси сыйфатларны үстерүгә багышлана. Катнашучылар 10 командага берләшеп, ике атна дәвамында проектлар буенча эшләячәк һәм аннары аларны экспертларга тапшырачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International