Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” оештыру комитеты утырышын уздырды

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” халыкара икътисади саммитына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

“Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII халыкара икътисади саммиты 2021 елның 28-30 июлендә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә узачак. Товар һәм ресурслардан аңлы рәвештә файдалану быел фикер алышу өчен төп тема булачак.

Саммит эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Алексей Песошин билгеләгәнчә,  KazanSummit  хезмәттәшлек һәм уртак проектларны оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен әйдәп баручы халыкара платформа. Саммитның төп максаты – Россия һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре арасында сәүдә-икътисади, социаль-мәдәни элемтәләрне ныгыту.

2020 елда KazanSummit катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында үткәрелмәгән иде, быел бу чара онлайн һәм офлайн- форматларда узачак.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина  хәбәр иткәнчә, 48 илдән һәм Россиянең 25 субъектыннан вәкилләр катнашыр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International