Алексей Песошин Питрау бәйрәмендә катнашты

2021 елның 17 июле, шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин керәшен мәдәниятенең традицион фестивале – Питрауда катнашты. Бәйрәм Мамадыш районының Җөри авылында узды.

Питрау – керәшеннәрнең иң кадерле бәйрәмнәренең берсе. Традицион төстә аны Изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә бәйрәм итәләр.

Алексей Песошин республикада яшәүче халыкларның үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен андый бәйрәмнәрне уздыруның мөһимлеген билгеләде.

Аннары ТР Премьер-министры Татарстан мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Хөкүмәте башлыгы Питрау фестиваленең төп оештыручысы, “Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров озатуында бәйрәм мәйданчыкларында булды, халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге күргәзмәләре белән танышты.

Бүгенге бәйрәмдә республиканың 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 30 иҗат коллективы чыгыш ясый.

Кунаклар өчен төрле бәйрәм чаралары оештырылган иде: ат чабышлары, милли көрәш, спорт ярышлары, традицион халык уеннары.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International