Экосистемалар һәм мәдәни ландшафтлар белән идарә итү буенча 1нче Бөтендөнья конгрессы 2015 нче елда Казанда узачак

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара табигатьне саклау союзының Экосистемалар белән идарә итү буенча комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафт һәм табигый мирас белән идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты.

Калев Сепп Болгар һәм Зөяне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эшчәнлек кысаларында Халыкара табигатьне саклау союзы эксперты сыйфатында Татарстанга үткән елның октябрендә килде. Ул вакытта Зөя утрау-шәһәрчеге Калев Сеппның игътибар үзәгендә булды, ул Бөтендөнья мирасы Комитеты өчен әлеге объект турында бәяләмә әзерләде.

Очрашу барышында кунаклар Татарстанның истәлекле урыннары: Зөя, Раиф монастыре, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, Казан Кремле - турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Минтимер Шәймиев искәртүенчә, үткән сәфәрендә Калев Сепп Казанда Халыкара табигатьне саклау союзы эгидасы астында Бөтендөнья конгрессын уздыру мөмкинлеге турындагы мәсьәләне сөйләшергә тәкъдим итте һәм аның тәкъдиме республика Президенты һәм Хөкүмәте тарафынан хупланды. “Сезнең кебек кешеләр белән аралашу, сезнең күзаллавыгыз безнең өчен һәм белгечләребез өчен бик файдалы, сезнең өчен Татарстан яңа кечкенә дөнья кебек, - диде ул. – Без бер гасырдан икенчесенә күчеп, әйләнә-тирә мохитебезгә тиешле күләмдә игътибарлы түгел. Дөньяда күп нәрсә табигатькә зыян салынып эшләнелә. Кешеләр өчен яхшырак булсын, дип эшләргә телибез, ләкин, ахыр чиктә, кеше ихтыяҗы өчен булып чыкмый. Моны аңларга вакыт җитте”. Аның сүзләренчә, экологик системалар һәм уникаль мәдәни ландшафларны саклау проблемаларына кагылган Бөтендөнья конгрессы табигатькә тагын да игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итәчәк.

Пит Уит очрашуда катнашучыларны Халыкара табигатьне саклау союзы һәм аның Экосистемалар белән идарә итү буенча комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды. Ул билгеләгәнчә, Калев Сепп Татарстаннан кайтып, Казанда конгресс уздыру белән кызыксынуларын хәбәр иткәннән соң, Халыкара табигатьне саклау союзында аны оештыру буенча эшчәнлекнең алдагы планы әзерләнгән.

Мәсәлән, актуаль темалар буенча төп доклад ясаучылар сыйфатында дөнья экспертларын чакыру планлаштырыла. Пит Уит Бөтендөнья конгрессында катнашучыларга табигый һәм мәдәни мирасны саклау һәм аннан дөрес файдалану буенча Россиянең, аеруча, Татарстанның бай тәҗрибәсе кызыклы булачак, дип аеруча ассызыклап үтте.

Бөтендөнья конгрессын оештыру һәм аның концепциясе буенча үз тәкъдимнәрен профессор Калев Сепп, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков, КФУ Экология һәм география институты директоры вазыйфасын башкаручы Светлана Селивановская, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры – ЮНЕСКОның Идел буе кафедрасы бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев әйтте.

Минтимер Шәймиев очрашуга нәтиҗә ясап, 2015 нче елда Казанда Экосистемалар һәм мәдәни ландшафтлар белән идарә итү буенча I Бөтендөнья конгрессы югары дәрәҗәдә узсын өчен, Халыкара табигатьне саклау союзы вәкилләре белән бергә конгресс тематикасын һәм программасын яхшылап уйларга кирәк, дип билгеләде.

Иртәгә Халыкара табигатьне саклау союзының Экосистемалар белән идарә итү буенча комиссиясе вәкилләре ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән конгрессны оештыру буенча мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.

Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International