DSM Nutritional Products вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер–министры Рөстәм Миңнехановка компаниянең үсеш мөмкинлекләрен һәм перспективаларын тәкъдир иттеләр

2008 елның 4 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында DSM Nutritional Products компаниясе вәкилләре белән очрашуда агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Анатолий Краснов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, «Татэнерго» ААҖ нең генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
“Соңгы вакытта Татарстан Республикасында АСК өлкәсендә берничә җитди проект гамәлгә ашырыла, - диде очрашу башында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. - Мөһим нәтиҗәләргә ирешү өчен, яңа технологияләр, тупланган тәҗрибә, авыл хуҗалыгын индустриализацияләү кирәк”. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, чит ил компанияләре белән агросәнәгать комплексы өлкәсендә дә, икътисадның башка өлкәләрендә дә хезмәттәшлек итү республика җитәкчелегендә кызыксыну уята.
DSM Nutritional Products вәкилләре компаниягә һәм аның төп үсеш юнәлешләренә кыскача тәкъдир итү уздырдылар.
Бүгенге көнгә DSM Nutritional Products авыл хуҗалыгы, шулай ук азык-төлек, фармацевтика һәм косметика сәнәгате өчен витаминнар, каротиноидлар һәм башка микробиология һәм химия синтезы продуктлары җитештерү һәм алар белән тәэмин итү өлкәсендә дөньякүләм лидер буларак билгеле.
DSM компаниясенә, дәүләт күмер компаниясе (Dutch State Mines – DSM) буларак, 1902 елда нигез салына.
Компания үсешендә инновацияләр мөһим урын алып тора – бу сферага инвестицияләр ел саен 300 млн. евро тәшкил итә.
Компания предприятиеләрендә 22 мең кеше хезмәт күрсәтә. DSM ның дөньяның 49 илендә барысы 200 дән артык бүлеге һәм сәнәгать объектлары бар. 2007 ел йомгаклары буенча, компаниянең сатулары 8,7 млрд. евро тәшкил иткән.
Терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы өчен витаминнар һәм ферментлар җитештерү әле DSM компаниясенең продукцияләре төркеме гаммасын тәшкил итә торган нәрсәләрнең бары тик берсе генә. Моннан тыш, шулай ук фармацевтика, автомобиль төзелеше (автопластика, махсус каплавычлар),
электр җиһазлары җитештерү һәм электроника юнәлешләре дә киң үсеш ала.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының бүген автомобиль кластеры һәм полимерлар җитештерү кысаларында хезмәттәшлек өчен партнерлар эзләү белән кызыксынуын билгеләп үтте. Ул Татарстанда җиңел һәм йөк автомобильләре җитештерүнең үсешен фаразлауга бәйле рәвештә, автокомпонентлар җитештерү өлкәсенең шулай ук перспективалы булып торуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов шушы юнәлешкә җитәкчелек итүче DSM вәкилләре белән өстәмә очрашу оештырырга тәкъдим итте.
“Без республика территориясендә производстволар оештыру белән кызыксынучы партнерларыбызга максималь йогынты ясарга әзербез”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. Хезмәттәшлекнең уңай мисалы сыйфатында ул Алабуга махсус икътисади зонасы территориясендә (СП «Прайс Даймлер Татнефть – Алабуга Стекловолокно (Пыяла сүсе)») «Прайс Даймлер» (Preiss-Daimler, пыяла сүсе җитештерү) немец компаниясе белән берләштерелгән производство төзүне китерде.
Искә төшереп узыйк: DSM Nutritional Products компаниясе вәкилләре үзләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында берничә объектны барып караячаклар, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә производстволарны урнаштыру шартлары белән дә танышачаклар.
DSM Nutritional Products вәкиле билгеләп үткәнчә, компанияләрнең алга таба үсеше өчен, төп юнәлешләрнең берсе булып, икътисады актив рәвештә үсә бара торган илләр тора, шул исәптән үзенең төбәкләре белән Россия дә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International