Марина Патяшина: Татарстанда июльдә Covid-19 белән авыручылар дәрәҗәсе 1,5 тапкыр арткан

2021 елның 7 августы, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Covid-19 таралуга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Үзенең докладында Марина Патяшина Татарстанда июльдә Covid-19 белән авыручылар дәрәҗәсе июньгә караганда 1,5 тапкыр арткан, дип хәбәр итте. “Уртача июльдә тәүлегенә 49 очрак теркәлгән. Югары дәрәҗә 11 муниципаль районда теркәлгән. Август башыннан авыру очраклары артмый, ләкин авыру югары цифрларда кала бирә”, - диде ул.

ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча, коллектив иммунитет барлыкка килү генә инфекция таралуны туктатырга ярдәм итәчәк. Иң нәтиҗәле ысул – вакцинация.

“Бүгенге көнгә республикага 1 млн 33 мең доза вакцина кайтарылган. 873 мең 509 кеше прививка ясаткан. 60 яшьтән өлкәннәр 212 мең 586 кеше ясаткан”, - диде Алексей Песошин.

Ул шулай ук Роспотребнадзор һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләрен эпидемиягә каршы чараларны саклауны тикшерү буенча рейдлар уздыруны дәвам итәргә чакырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International