Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов һәм Леонид Меламед Татарстанда наноиндустрияне финанслау буенча ведомствоара эшче төркем эшендә катнаштылар
2008 елның 5 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” (“Роснанотех”) дәүләт корпорациясе генераль директоры Леонид Меламед белән очрашу үткәрде.
Анда Татарстан Республикасы һәм “Роснанотех” корпорациясенең наноиндустрияне үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сүз барды.
Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм “Роснанотех” корпорациясе башлыгы Татарстанда наноиндустрияне финанслау буенча ведомствоара эшче төркем эшендә катнашты.
Утырышта шулай ук республиканың югары уку йортлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, эшкуарлар һәм техник белгечләр бар иде.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры түбәндәгеләрне искә төшерде: бүгенге көндә Рәсәй Хөкүмәте наноиндустриянең үсешенә зур әһәмият бирә - билгеләнгән бюджеты булган федераль максатчан программа кабул ителде, дәүләт корпорациясенә нигез салынды. Үз чиратында, Татарстан да нанотехнологияләр үсешендә катнашырга ниятли. Моның өчен аның җитди интеллектуаль потенциалы, фәнни-тикшеренү базасы бар.
“Роснанотех” башлыгы Леонид Меламед ведомствоара эшче төркем әгъзаларына дәүләт корпорациясен тәкъдир итте.
Искә төшереп узыйк: “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе”нә, нанотехнологияләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру өчен, 2007 елда нигез салына. Әлеге мәсьәләне хәл итеп, корпорация шактый зур икътисади һәм социаль потенциал белән нанотехнология проектларында инвестордаш буларак катнаша. Проектларның башлангыч чорында финанс яктан катнашып, корпорация үз партнерлары – хосусый инвесторларның тәвәккәллек куркынычын киметә.
Леонид Меламед сүзләренә караганда, якындагы алты елда нанотехнологияләр кулланып җитештерелгән товарлар базарының күләме якынча 3 трлн. сум тәшкил итәр, шул ук вакытта базар ел саен 17 % үсешкә ирешер дип көтелә.
Рәсәй алдында 2015 елга дөнья базарында билгеле бер өлешне (3 % чамасы) яулап алу бурычы тора.
“Хәзергә Рәсәй, нанотехнологияләр кулланып, продукцияне күпләп җитештерү белән мактана алмый, ләкин безнең алда наноиндустриянең дөньякүләм лидерлары булган илләр рәтенә керү бурычы тора”, - диде Леонид Меламед.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу юнәлештә АКШ, Япония, Көньяк Корея, Германия лидер булып тора.
Рәсәйдә “Роснанотех” корпорациясенә хөкүмәт керткән льготалар күләме, Меламед әфәнде фикеренчә, уникаль һәм тиңдәшсез. “Бүген без эшкуарларны берничә елдан базарда ни булачагын алдан күрә белергә өйрәтергә тиешбез, - дип билгеләп үтте ул. – Наноиндустрия кысаларындагы бөтен проектларны дәүләт корпорациясе хосусый капиталны җәлеп итү юлы белән тормышка ашырачак”.
Татарстанда наноиндустрияне үстерүнең комплекслы проекты белән Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов таныштырды.
Бүген үк “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дип аталган дәүләт корпорациясенең генераль директоры Леонид Меламедны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев кабул итәчәк. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дип аталган дәүләт корпорациясе арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелыр дип уйланыла (документ 2015 елның 31 нче декабренә кадәр үз көчендә калачак).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз