ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

"Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖнең алга таба үсеше, бары төп куәт күләме арткан очракта гына мөмкин.  Шуңа бәйле рәвештә "ТАИФ" ярдәме белән "Түбән Кама нефть химиясе" булган производстволарны киңәйтү һәм яңаларны төзүне күздә тотучы стратегик үсеш программасын гамәлгә ашыра. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында "Түбән Кама нефть химиясе" генераль директоры Азат Бикмурзин хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов генераль директоры Андей Козицын җитәкчелегендәге Урал тау-металлургия компаниясе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты. 

 

Быел көз мәктәпкә 15,5 млн. укучы бара, бу узган елдагыдан бер миллионга диярлек артык. Беренче сыйныфка 1,8 млн. бала бара. Бу хакта бүген мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге турындагы мәсьәләгә багышланган киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә аша катнашты.

 

 

Бүген Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» өстенлекле программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ethereum проектына нигез салучы Виталик Бутерин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.  


26
август, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Иркутск өлкәсенә эш визиты кысаларында "Корпорация Иркут" ГАҖ филиалы - Иркутск авиация заводының җитештерү куәтләрен карады. ТР Президентын Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко озата йөрде. Производство турында аңлатмаларны завод генераль директоры Александр Вепрев биреп барды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Иркутск өлкәсе татарлары җәмгыяте активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Иркутск өлкәсе губернаторы  Сергей Левченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  «Милли шура» рәисе Васил Шәйхеразыев һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Бүген Иркутскка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты. 

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

Кунакларны сәламләп, Сергей Левченко Рөстәм Миңнехановка 2017 елның  11-12 августында Иркутск өлкәсе делегациясенең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Без сезнең объектлар  белән танышудан үзебезгә күп нәрсәләр алдык. Бу сәнәгать тә, социаль өлкә дә һәм инфраструктур хәл ителешләр дә», - диде губернатор. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Иркутск бистәсе» тарихи корылмалар зонасында булды. Аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко озата йөрде. 

«Иркутск бистәсе» (130-й квартал) – тарихи комплекс, аңа шәһәрнең берничә дистә архитектура һәм тарих ядкяре керә. Кварталны 2010 елда торгыза башлаганнар. Аңарчы халыкны тузган тораклардан күчергәннәр. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төзелеш эшләрен башлаганчы монда 400дән артык кеше яшәгән, 72 бина булган, шуларның 90%ы тузган хәлдә булган.    

Татарстан Республикасында 3 млн 50 мең тонна ашлык суктырылган, игеннәр 860 мең гектар мәйданда (58%) җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International