Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль районның күп фатирлы торак йортларында төзекләндерү объектларында 2 мең 990 тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 17 районда 54 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланган.
Бу хакта бүген ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсенә килде. «Иркутск» халыкара аэропортында аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко каршы алды.
Бүген Казахстанның Алматы өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Алматы өлкәсенең Панфилов районында «Хоргос» халыкара чиктәш хезмәттәшлек үзәгендә булды. Делегацияне Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов һәм «Хоргос» ХЧХҮ» АҖ президенты Каһарман Җазин озата йөрде.
Делегация «Самырук» үзәк мәйданында булды, анда сәүдә үзәге продукциясе белән танышты. Рөстәм Миңнехановка «Хоргос» ХЧХҮ проектын тәкъдир иттеләр.
Бүген Алматы өлкәсе Талдыкорган шәһәренең Телләр сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алматы өлкәсе татар этно-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашуда Казахстан Республикасының Алматы өлкәсе Хакиме Амандык Баталов, Казахстан Татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тәүфыйкъ Кәримов, «Туган тел» өлкә татар үзәге идарәсе әгъзасы, «Шымыр» ТИБ җитәкчесе Руслан Вәлишанов, Алматы өлкәсенең «Бiрлiк» яшьләр ассоциациясе әгъзасы Венера Борнашева һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Алмата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасаев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы берлегенең Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Алмата өлкәсенә ике көнлек эш сәфәренә килде. Талдыкорган шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Алмата өлкәсе акимы Амандык Баталов һәм Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасев каршы алды.
Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү ашы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узда, республика ягыннан анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "Казан Экспо" ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2017 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре каралды һәм сентябрь аена бюджет расланды.