ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты әгъзалары белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Чарада РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Михаил Дегтярев, комитет рәисенең беренче урынбасары, Россия һәвәскәр хоккей лигасы идарәсе рәисе, Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов, РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар төбәкара дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Искәртәбез, Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов җитәкчелегендәге Кырым Республикасы Дәүләт Советының рәсми делегациясе Казанга кичә, 2017 елның 28 июнендә, килде.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй мунициципаль районына барды.   

Ул чәчүлекләрне карап чыкты һәм уҗым бодае, арпа эшкәртү технологиясе белән танышты, шикәр чөгендеренең рәтләр арасын эшкәртү һәм  агрегатлары эшен бәяләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник онкология диспансерында (Себер тракты, 29) булды. 

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАСУ баш табибы Илдар Хәйруллин озата йөрде. Кунаклар нур диагностикасы бүлекчәсен, Атом-төш медицина үзәген карадылар, Идел буе томотерапия үзәге эше белән таныштылар.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы һәм гомумән ил үсеше өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү өстенлекле әһәмияткә ия. Әлеге эш сыйфатына турыдан-туры инвестицион эшчәнлек нәтиҗәлеге бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында белдерде. 

"Татарстан Республикасында сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүдә төбәк стандартын гамәлгә ашыру" темасына утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, видеоконференцэлемтә аша бөтен муниципаль районнар да катнашты.

Чарада шулай ук "Яңа проектларны алга этәрүдә Стратегик инциативалар агентлыгы" АКО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районындагы "Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында булды.

Рөстәм Миңнехановка аңлатмаларны дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы директоры Рөстәм Габдрәхимов биреп барды. 

 

 

Татарстан Республикасында быел югары уку йортларында бюджет урыннары 15мең 806ны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта  ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Спикер сүзләренчә, 15 мең 806 бюджет урыннан 115е дәүләтнеке булмаган мәгариф оешмаларына бүлеп бирелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай маралларын табигый яшәү тирәлегенә чыгарып җибәрүдә катнашты.    

Чара «Урман  чишмәсе» дәүләт табигать аучылык тыюлыгы (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) базасында уздырылды.

Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында аучылык хуҗалыгының гомуми торышы турында мәгълүмат бирделәр.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, көн тәртибендә республика территориясендә инновацион проектларны гамәлгә ашыру тәкъдиме булды. 


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген  Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "РОСНАНО" идарә компаниясе" ҖЧҖ  рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты.

Анатолий Чубайс бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә нанокомпозит япмалар җитештерү Advenira Enterprises заводының ачылышында катнашты. Тантаналы чара Казанның "Химград" технополисында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International