Рөстәм Миңнеханов Алтай маралларын табигый яшәү тирәлегенә чыгарып җибәрүдә катнашты

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай маралларын табигый яшәү тирәлегенә чыгарып җибәрүдә катнашты.    

Чара «Урман  чишмәсе» дәүләт табигать аучылык тыюлыгы (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) базасында уздырылды.

Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында аучылык хуҗалыгының гомуми торышы турында мәгълүмат бирделәр.   

Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы Федор Батков хәбәр иткәнчә, республикада бүген аучылык кишәрлекләренең гомуми мәйданы 6 млн. 300 мең га тәшкил итә, шулардан аучылык хуҗалыклары – 4,5 млн. га, ягъни  70%, аучылык тыюлыклары – 225 мең га, ягъни 3,57%, гомуми кулланылышта – 1,5 млн га, ягъни 26%.

Күзәтчелек эшчәнлеге турында сөйләгәндә Федор Батков ассызыклаганча, аны көчәйтү өчен күп эшләр башкарыла. Елына уртача 600 административ хокук бозу ачыла.  

Татарстан Президентына шулай ук хәбәр ителгәнчә, халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында һәр районда аучылык билетлары алу мөмкинлеге бар. Республикада бердәм федераль үрнәктәге 48933 аучылык билеты бирелгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм чарада катнашучы башка затлар Алтай маралларын табигый тирәлеккә чыгарып җибәрделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International