ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2017 ел Имгәнүне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы дип игълан ителде. Бу хактагы Указ Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан агымдагы елның мартында имзаланды.

Моның турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. 

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков «Казан Арена» футбол стадионында булды.

Монда стадион каршындагы мәйданчыкта Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе техникасының һәм коралларының һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгының махсуслаштырылган техникасының әзерлеге смотры узды.

Бүген Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков килде.

«Казан» халыкара аэропортында Россия ГХМ башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар каршы алды.

Искәртәбез, Владимир Пучков Казанга Конфедерацияләр Кубогы матчларын уздыруның иминлеген тәэмин итү көчләренең һәм чараларының әзерлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте киңәшмәсен уздырырга дип килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский белән очрашты.

Андрей Богинский Казанда эш сәфәрендә. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек турында, "Россия вертолетлары" холдингына керүче Казан вертолтелар заводы эшчәнлеге турында сөйләштеләр. 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең, Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.   

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары, чакырылганнар катнашты.

Көн тәртибендә икътисадый мәсьәлә: «Балалар һәм яшүсмерләр гомеренә һәм сәламәтлегенә интернет-куркынычларны һәм янауларны профилактикалау өлкәсендә өстәмә чаралар күрү турында», «Татарстан Республикасында 2013-2018 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы тору комплексы планы чараларын гамәлгә ашыру турында».

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында «Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Объект 220-285 км Миңлебай-Казан участогында газ үткәргечен реконструкцияләү инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзеләчәк.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

 «Мин 2016 ел йомгаклары буенча «ТАИФ» компанияләр төркеме эшчәнлеген уңай бәялим. Бу – тырыш хезмәт, хезмәткәрләргә, үзеңә, компанияләр төркеме предприятиеләре җитәкчелегенә югары таләпчәнлек нәтиҗәсе. Мин беләм, «ТАИФ» компанияләр төркеменә керүче предприятеләр, бу – «Нижнекамскнефтехим» да, «Казаньоргсинтез» да директоратының бары тик командада эшләве генә мондый нәтиҗәләргә китерә алды». Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖ акционерларының гомуми җыелышыннан соң уздырылган йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Бүген Казанда «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

"ТАИФ" компанияләр төркеменең һәм "ТАИФ" ААҖнең 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында нотык белән "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үткән ел компанияләр төркеме өчен җиңел булмады һәм икътисадый тотрыксызлык һәм дәвам итүче кризис шартларында билгеләнгән  бурычларны хәл итү өчен күп көч куярга туры килде. 

2016 ел йомгаклары буенча ТАИФ компанияләр төркеме сальдолы керем алды, моңа 626 млрд сум күләмендәге чит салымнар да керә.

Сальдолы килер 539 млрд сум тәшкил итте, EBITDA - 133 млрд сум.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Премьер-министр кандидатурасын республика парламенты депутатлары хуплады һәм раслады. Республикада Премьер-министр вазифасын Алексей Песошин башкарачак.

“Бик күп юнәлешләр буенча зур бурычлар куела һәм икътисадның, һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен бик җитди эш башкару таләп ителә. Нәкъ шулай эшләү генә Татарстанны иң алдынгы төбәкләрнең берсе итәчәк, – диде Алексей Песошин. – Әле күптән түгел генә бу залда республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлеге хисабын тыңладык. Безнең барыбыз да нинди шартларда һәм нинди таләпләр белән очрашканыбызны яхшы белә”.

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифасына Алексей Песошин кандидатурасын расладылар. 

Депутатлар әлеге мәсьәлә буенча ачык тавыш бирү яклы икәнлекләрен белдерделәр. 

Алексей Песошин кандидатурасы өчен 87 депутат, каршы һәм тыелып калдылар - берәр кеше.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International