Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидент компанияләренең төзелүче предприятиеләрендә булды. Аны «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде. Татарстан Республикасы Президенты KASTAMONU заводының икенче чиратының һәм «Драйлок» Бельгия компаниясенең яңа заводының төзелеше белән танышты.
«Алабуга» махсус икътисадый зонасының корпоратив университеты – уникаль тәҗрибә җыярга ярдәм итәрлек алдынгы проект ул. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узган студентлар белән очрашуда хәбәр итте.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 миллиард сумлык өч яңа резидент компаниясе проектлары МИЗның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге Күзәтүчелек советы тарафыннан расланды. Утырыш МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында Татарстаннан катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле тармакларда алдынгылардан булган татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Барлыгы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре 52 кешегә тапшырылды.
Мөселманнар һәм православныйлар өчен ике мөһим объектны бер үк вакытта торгызу Татарстанда милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгыту буенча уздырыла торган сшясәткә тулысынча туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Утырыш Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, әлеге Совет рәисе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, республиканың дини конфессия җитәкчеләре, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген Казанда "Татнефть-арена" ригында Казанда "TNA кагыйдәләре буенча көрәш" дөнья чампионатының TATNEFT кубогына ярышларның өченче этабы үтте.
Көрәшне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында катнашты, утырыш инженер белемен үстерү мәсьәләләренә багышланды. Чара КФУ Инженер институтының инженер-лаборатория корпусында узды.
Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты КФУның Инженер институты эшчәнлеге белән танышты. Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, лабораторияләрне, проект зоналарын карап чыкты, шулай ук студентлар тарафыннан иҗат ителгән инженер эшләнмәләрен бәяләде.
Татарстан Республикасы Прмьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында булды.
Утырышта узган ел өчен отчетны алдан раслау турында мәсьәлә каралды. Илдар Халиков компания эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен билгеләде.
Мәскәү Gruppa командасы Идел буенда зур күргәзмә комплексы - “Казан-Экспо” халыкара күргәзмә үзәге өчен логотип һәм фирма стилен эшләүгә ачык конкурсның җиңүчесе булды, ул лаләләрдән торган “чәчәкләр” концепциясен тәкъдим итте.