Салым органнары тарафыннан алып барыла торган керемнәрнең 2016 елның 1 кварталында керүе турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.
Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узган республика киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 41,2 млрд. сум тәшкил итә. Керемнәрнең бу күләме 2015 елның 1 кварталы белән чагыштырганда 2,2 млрд. сумга ким, ягъни 5%ка.
Бу күрсәткечләрне 2016 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән узган республика киңәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Ышанам, ИТ-өлкә Татарстанның Кытай Халык Республикасы белән озак сроклы хезмәттәшлеге юнәлешләренең берсе булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Интернет-мәгълүмат эшләре буенча Дәүләт канцеляриясе җитәкчесе, КХР Дәүләт советының Матбугат-канцеляриясе министры Лу Вэй җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды,анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агееннтлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "КАЗАН ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәге логотибын һәм фирма стилен эшләүгә ачык Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен сайлап алу буенча жюри утырышында катнашты.
Бу чара югары технологияләр өлкәсендәге “IT-парк” технопаркы территориясендә узды.
Бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров волейболчы Екатерина Гамовага РФ Спорт министрлыгының “Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен һәм “ТР “Динамо” ФСҖнә 90ел” исемле юбилей медален тапшырды.
Бу тантана Казан Кремлендә узды. Шулай ук анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасарыХәлил Шәйхетдинов һәм ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ремек белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Яклар Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең 2015 елдагы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Компания акицонерларының еллык гомуми җыелышы тәмалмангач биргән матбугат конференциясендә ул бу хакта хәбәр итте.
Катлаулы геосәяси вәзгыятькә карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре буенча "ТАИФ" компанияләр төркеме эшчәнлеге уңай, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу 524 млрд. сум керем, табыш та, бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар да, уртача хезмәт хакы да - без канәгать.
Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылган.
Бүген Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводында Вьетнам Хәрби-диңгез көчләре өчен эшләнгән «Гепард-3.9» фрегаты тантаналы шартларда суга төшерелде. Бу әлеге төрдәге корабларны төзү буенча икенче контракттан - беренче фрегат.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләренең пленар утырышында катнашты. Чара Казандагы "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Әлеге фикер алышу ысулы үзен уңай яктан күрсәтте, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, ел саен Россия һәм Казан венчур ярминкәләре тәҗрибә һәм фикер алышу өчен күп санда Россия һәм чит ил вәкилләрен җыя.