Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саранскига (Мордовия Республикасы) килде.
Саранскида "ИФОнан читтә булган РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан төбәк, муниципальара һәм җирле автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча вәкаләтләрен гамәлгә кертү" мәсьәләсе буенча РФ Президентының Идел буе федераль округындагы (ИФО) Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Федерал-Могул Холдингс» корпорациясе Директорлар советы рәистәше, «Федерал-Могул Пауэртрейн» генераль директоры Райнер Юкшток белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.
"Ефәк юлы 2016" халыкара ралли әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара ТР Министрлар Кабинетында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "Ефәк юл" проекты директоры - "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм башкалар катнашты.
Бүген "Корстон" КСКК мәйданчыгында партнерлык банкингы буенча эш төркеменең өченче утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский һәм башкалар катнашты.
Искәртик, эш төркеме 2015 ел көзендә оештырылды, аны Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский җитәкли. Эш төркеме составында РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Россия министрлыклары һәм ведомстволары, финанс һәм бизнес даирәләр вәкилләре бар.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский «Амаль» финанс йортында булдылар.
Оешма эшчәнлегенең үзенчәлекләре һәм аның киләчәктә үсеш планнары турында «Амаль» финанс йорты директоры Рәшид Низамиев сөйләде. Үзәк 2011 елда ачылган. Бүген монда юридик затлар, шулай ук башка кешеләр өчен дә ислам финанс хезмәтләре күрсәтелә. Клиентларның гомуми саны ике меңнән артып китә.
Бүген Казанда Россиядә беренче Партнерлык банкингы үзәге ачылды. Аның эшчәнлеге Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә киң кулланыла торган партнерлык финанславы принциплары нигезендә оештырылачак.
Партнерлык банкингы үзәген ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский, ТРМДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында авыр нефтьне эшкәртү өчен инновацион җайланма эшләү инвестицион проекты тәкъдим ителде.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Әлеге проектны "Сколково" инновацион үзәге резиденты "Бета-технологияләр" ҖЧҖ эшләгән.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Совет эше барышында 2016 елның ике аенда компания бюджетының үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2016 елның апрель аена һәм икенче кварталына бюджеты расланды.
Утырышта катнашучылар катламнарның нефть бирүен арттыру буенча эшләр торышы һәм скважиналар челтәрен тыгызлауның нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр. "Татнефть" ГАҖ 65 лицензияле кишәрлектә 87 ятмадан нефть чыгара, алардан Татарстан территориясендә 84 ятма һәм 61 лицензияле кишәрлек урнашкан.
Бүген Казан Кремлендә 2016 елның көзендә Казанда ЮНЕСКОның Халыкара конференциясен уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Конференциянең эш исеме - “Кешелекне саклау факторы буларак яңа гуманизм”.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Бүген азык-төлек финанс ресурслары һәм энергетика иминлеге белән бер үк дәрәҗәдәге стратегик әһәмияткә ия. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына уздырылган Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.
Чара Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм башкалар катнашты.