Татарстан Президенты Torrey Pines Investment Америка компаниясе җитәкчелеге белән фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Torrey Pines Investment венчур компаниясенең (АКШ) идарәче партнеры Николай Савчук белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татхимфармпрепараты» ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов һәм башкалар катнашты. 

Очрашу барышында яклар фармацевтика һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты. Америка компаниясе «Татхимфармпрепараты» ААҖ белән хезмәттәшлек хакында кызыксынды. Киләчәктә Torrey Pines Investment Татарстан мәйданчыгында төрле инновацион дарулар җитештерү буенча уртак предприятие оештырырга җыена. 

Шулай ук Николай Савчук өр-яңа биотехнологик һәм агросәнәгать эшләнмәләренә инвестицияләр өчен уртак венчур фонды булдыру идеясен әйтте. 

Татарстан Президенты фикеренчә, әлеге инициатива яклауга лаек. Ул билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәл итәрлек мәсьәләләр күп.

«Беренче чиратта, корылыкка чыдам культуралар файдасына чәчүлек мәйданнарның структурасын яңадан карарга кирәк. Безнең климат елдан-ел үзгәрә бара, температура режимнары элеккеге еллардан шактый аерыла. Шуңа күрә АСКдә барлык проектлар да яңа таләпләргә туры килергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Очрашуда катнашучылар тагын өстәмә инвестицияләр бәрабәренә Татарстан Республикасы фармацевтика, медицина һәм биотехнологик продукциясе тышкы базарларда беркетелеп калсын өчен мөмкинлекләрне карадылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International