Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе килешүгә кул куячаклар
2008 елның 6 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Алексей Федоров белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе арасында Казан авиация җитештерү берләшмәсен үстерү өчен, өстәмә инвестицион ресурсларны җәлеп итүдә үзара ярдәм итешү турындагы килешүгә кул кую хакында сүз куештылар.
Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең финанс хәлен тотрыклыландыру буенча чаралар оештыру, төзелгән контрактларны үтәү өчен җитәрлек күләмдә финанслау һәм заводны техник яктан яңадан коралландыруга инвестицияләр җәлеп итү әлеге килешүнең темасы булып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге начальнигы Александр Володкевич хәбәр иткәнчә, килешүгә 12 нче августта, 12-15 нче август көннәрендә Казанда узачак “Авиакосмик технологияләр һәм җиһазлар 2008” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен үткәрү кысаларында кул куелыр дип көтелә.
Белешмә өчен:
“Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ составына “Сухой” Авиация холдинг компаниясе, “Иркут” корпорациясе” ААҖ, “Туполев” ААҖ, “Ильюшин” дәүләтара авиатөзелеш компаниясе, Комсомольск-на-Амуредагы Ю.А.Гагарин исемендәге авиация җитештерү берләшмәсе, “Сокол” Нижгар авиатөзелеш заводы, В.П.Чкалов исемендәге Новосибирск авиация җитештерү берләшмәсе, “Илюшин Финанс Ко.”, Финанс лизинг компаниясе керә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз