Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда журналистларның “Бәллүр каләм” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
2013 елның 17 мае, җомга
Бүген “Пирамида” мәдәният-күңел ачу үзәгендә “Бәллүр каләм –Хрустальное перо” XVΙ журналистлар конкурсының җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Татарстан журналистларын бәйрәмнәре белән котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, Евразия телевидение һәм радио халыкара академиясе (МЕАТР) вице-президенты Кипрас Мажейка, “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, “Спортивное вещание” агентлыгы генераль директоры Василий Кикнадзе, Россия Олимпия комитеты президенты матбугат секретаре, телевидение алып баручысы Мария Киселева һ.б. килгән иде.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән Татарстан Журналистлар берлеге гамәлгә куйган һәм ТР Хөкүмәте булышлыгында оештырыла торган “Бәллүр каләм” бәйгесенең максаты – республика журналистлар корпусына һөнәри үсештә ярдәм итү, иң яхшы каләм ияләрен һәм массакүләм мәгълүмат чараларын барлау, бәяләү. ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова белдергәнчә, конкурс үзенең максатына тугры хезмәт итә һәм алга таба да республикада журналистиканы үстерүгә ярдәм итәр дигән ышаныч бар. ТР Журналистлар берлеге рәисе каләм ияләрен Татарстан матбугаты көне белән котлап, аларга иҗади уңышлар теләде.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Татарстанда традицион массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән яңа төрдәге массмедианың актив үсештә булуын, басма матбугатның электрон версияләре киңәя баруын ассызыклады. “Мобиль җайланмалар аша Интернетка чыгу мөмкинлеге артты, кешеләр хәзер электрон мохиттә торган саен күбрәк мәгълүмат ала. Журналистлар производствосында нинди генә югары технологияләр кулланылмасын, гаделлек, ихласлык һәм талант әлеге һөнәрнең төп критерийлары булып кала”, ди ул. Аның ассызыклавынча, заман медиа җәмәгатьчелеге алдына яңадан-яңа таләпләр куя. Ирек Миңнәхмәтов бүген республика журналистлары алдында торган иң зур сынау дип Универсиаданы атады. “Шул шартларда дөнья медиа җәмәгатьчелеге эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештыру мөһим”, -ди ул. Республика агентлыгы җитәкчесе Татарстан журналистларын котлау өчен бүген залга Россия һәм халыкара ММЧ күренекле вәкилләренең җыелуын безнең массмедиа өлкәсендәге казанышларны тану дип саный. Ул каләм ияләренә кыю идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыруда уңышлар теләде.
Премьер-министр Илдар Халиков республиканың каләм ияләрен бәйрәмнәре белән котлау чыгышында “Бәллүр каләм” нең елдан-ел дәрәҗәсе үсә баруына, бу һөнәр ияләре арасында иң-иңнәрне билгеләүнең бик кыен булуына басым ясады. “Эш нәтиҗәләре тонналар, килограммнарда, сумнарда бәяләнгән заводта, мәсәлән, иң яхшыларны билгеләү җиңелрәк”, -ди ул. Илдар Халиков әлеге мәртәбәле бәйгене безнең массмедиа эшчәнлеген бәяләүнең иң югары күрсәткече булып торуына басым ясады. “Журналист эше бер илдә дә, төбәктә дә җиңел түгел. Татарстан журналистлары өчен бәлки тагын да кыенрактыр”, ди Хөкүмәт башлыгы. Аның фикеренчә, бер яктан караганда безнең каләм ияләренә мәгълүмат бирү өчен сәбәп эзлисе юк. Татарстанда бик күп мөһим чаралар уза, вакыйгалар була. Шул шартларда аларга республикада барган динамик процесслар артыннан өлгереп яктыртып барырга кирәк. “Караңгы төндә дә, иртә таңнан да, ял көннәрендә дә сез республика эшчәнлеген яктыртуда иң алгы сафларда барасыз”, -дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр. Илдар Халиков тырыш хезмәтләре өчен республиканың журналистлар корпусына зур рәхмәт белдерде.
Традиция буларак, Хөкүмәт җитәкчесе бәйрәмгә буш кул белән килми. Бу юлы да үз һөнәрләренең осталары булып танылган бертөркем каләм ияләренә ТР Дәүләт бүләкләре тапшырылды. “Челнинские известия” газетасы баш мөхәррире Зөлфия Солтанова “ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникация хезмәткәре” исеменә, “Казан утлары” журналы редакиясенең проза бүлеге мөхәррире Марат Закиров белән “Шәһри Казан” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Люция Хәбибуллина “ТР атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәренә лаек булды.
Күп еллык фидакарь хезмәтләре өчен “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗановка, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоинага, агентлыкның идарә җитәкчесе Эльвира Әхмәтовага, “Республика Татарстан” газетасы мөхәррирләре Андрей Лебедев белән Ольга Стрельниковага ТР Президентының Рәхмәт сүзе белдерелде. Шулай ук бертөркем хезмәткәрләр Хөкүмәт башлыгы кулыннан ТР Премьер-министрының Рәхмәт хатларын алды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз