Татарстанның беренче вице-премьеры танкистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 12 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Танкистлар көне белән котлавы.

“Хөрмәтле хәрби-танкистлар, кадерле ветераннар! Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Танкистлар көне белән котлыйм!

Танк гаскәрләре тарихы Илебезнең батырларча үткәненнән аерылгысыз. Бөек ватан сугышы елларында хәрби-танкистлар тиңдәшсез батырлык, ныклык һәм кыюлык күрсәтеп, дошманны җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

Әфган Демократик Республикасында һәм РФнең Төньяк-Кавказ төбәге территорияләрендә хәрби бурычларын үтәгәндә дә танкистлар югары профессионализм һәм фидакарьлек күрсәттеләр.

Хәрби-танкистларга һәм танк гаскәрләре ветераннарына хәрби бурычларын гадел үтәүләре һәм хәрби антларына тугры булулары өчен рәхмәт белдерәм.

Иң алдынгы дөнья стандартлары таләпләренә туры килгән бронетанк техникасы үрнәкләрен булдыручы меңләгән конструкторлык коллективларына һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә аерым рәхмәт.

Бүгенге бәйрәм көнендә язмышлары танк гаскәрләре белән бәйле татарстанлыларны ихлас котлыйм.

Нык сәламәтлек, муллык, киләчәктә хәрби әзерлекне күтәрүдә яңа уңышлар һәм казанышлар телим!”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International