Дмитрий Медведев: “Казанда Универсиада – бу зур социаль вакыйга”

2008 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Рәсәй Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән икеяклы очрашу уздырды.

Очрашуга кадәр Кремльнең Ак залында дәүләт башлыгы өчен 2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья җәйге универсиаданы тәкъдир итү оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының Яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча министры Марат Бариев катнашты.
Тәкъдир итүне Казан мэры Илсур Метшин үткәрде.

Шәһәр башлыгы Казанда инде әзер булган һәм Универсиаданы үткәрү өчен халыкара таләпләргә туры килә торган спорт объектлары һәм студентларның Бөтендөнья уеннарына төзергә кирәк булган объектлар турында сөйләде.

Илсур Метшин сүзләренә караганда, чишелергә тиешле иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – бу транспорт инфраструктурасы. Алда торган Казан аэропортын үзгәртеп кору аның үткәрү сәләтен 10 тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Казанда ике биеклектәге 15 юл киселеше, 130 км юл төзеләчәк. Аэропорт һәм тимер юл вокзалын тизйөрешле трамвай тармагы тоташтырачак. Казан метрополитенының 6 яңа станциясен төзү өчен, 39 млрд сум акча кирәк. Казанның җир асты юлы үткәреләчәк уеннарның барлык объектларын бергә бәйләячәк.

Дмитрий Медведев эре мегаполисларда тиз һәм уңайлы транспорт булган метрополитен үсешенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Метродан башка булмый, ул халыкка кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Казанда гамәлгә ашырылачак тагын ике эре инфраструктура проекты: республика тимер юллары белән берлектә, шәһәрдә (Воровский урамында) төп поездлар ташкынын үзенә кабул итәчәк икенче тимер юл вокзалын файдалануга тапшыру тормышка ашырылачак. Икенче проект – Казансу елгасы аркылы яңа күперләр төзелеше.

Минтимер Шәймиев Ленин дамбасы урынында шәһәр үзәгендәге автомобильләр ташкынын нык киметәчәк яңа күпер төзүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

Татарстан башкаласында Универсиада өчен спорт объектларының 60 проценты инде әзер. Кара-каршы көрәш сарае, Теннис академиясе төзелеше тәмамланып килә. Соңгы 5 ел эчендә генә дә Казанда спорт объектлары төзелешенә барлыгы 9,5 млрд. сум акча тотылган. Якындагы 4 ел эчендә 40 мең урынлы яңа футбол стадионын, волейбол үзәген һәм җиңел атлетика үзәген торгызырга кирәк. 29 спорт объектлары төзелешенә - 23 млрд. сум, 10 мең урынлы Универсиада авылы өчен – 11,5 млрд. сум кирәк.

“Безнең алда җитди бурычлар тора, ләкин аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Казанда иң җитди җәйге халыкара спорт ярышларын уздырырга мөмкин булачак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.

Татарстан Республикасы Президенты белән икеяклы очрашуда Дмитрий Медведев, бу масштаблы проектны тормышка ашыруга кирәк булган норматив база оештырылсын өчен, якын араларда Казанда 27 нче җәйге Универсиаданы үткәрүгә хәзерлек турындагы указга кул куячагын белдерде.

“Асылда, Казандагы Универсиада-2013 бу зур спорт вакыйгасы гына түгел, Сочидагы Олимпиадага хәзерлек өчен технологик полигон да булып тора. Универсиадага дип төзелгән күпчелек объектларның социаль әһәмияткә ия булачагы бик мөһим”, - дип ассызыклады Рәсәй Президенты.

Аның сүзләренә караганда, Универсиада - социаль проект, чөнки студентлар уеннары өчен төзелгән күп кенә объектлар киләчәктә мәгариф, спорт, социаль сфералардагы ихтыяҗлардан чыгып кулланылачак. “Универсиадага төзелгән 10 мең урынлык авыл Казан университеты студентлары өчен кампуска әйләнәчәк”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.

Минтимер Шәймиев Рәсәй Президенты һәм Рәсәй Премьер-министрына 2013 елда Универсиада уздыру хокукы өчен көрәшнең барлык этапларында да Казанга күрсәткән булышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Хөкүмәт башлыгы Универсиадага хәзерлекнең инде башлануы һәм күздә тотылган барлык объектларның үз вакытында төзелеп бетәчәге турында билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Универсиаданың яшьләр спорты үсеше өчен мөһим булуын билгеләде. Универсиадаларда җиңүче спортчыларның күбесе соңрак Олимпия уеннарында катнашучылар һәм җиңүчеләр булып китә.

Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, Казан Универсиаданы шуңа да отты: шәһәрнең гаризасыннан казанлыларның бу ярышларны кабул итәргә бик теләве күренеп тора иде. Казан – университетлар шәһәре, һәм студентлар уеннарының тарафдарлары һәм волонтерлары бик күп булды.

“Шунысы игътибарга лаек: Рәсәйдә соңгы Универсиада 1973 елда Мәскәүдә узган иде, һәм 40 елдан соң, 2013 елда, студентлар уеннары илгә кире әйләнеп кайта һәм Казанда үткәреләчәк”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

Искә төшерик: 2008 елның 30 нчы маенда Брюссельдә 2013 елның Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрәчәк шәһәрне сайлау буенча FISU башкарма комитеты 27 әгъзасының тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан иткән иделәр. 20 уңай тавыш белән Казан үзенең көндәшләрен - Виго (Испания) һәм Гван Джу (Көньяк Корея) шәһәрләрен – Универсиаданың беренче турында ук җиңеп чыкты, бу әһәмиятлелеге һәм төре буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора торган халыкара комплекслы спорт чаралары. Ә катнашучылар саны ягыннан җәйге Универсиада хәтта кышкы Олимпия уеннарыннан да өстен тора. Мәсәлән, Туриндагы соңгы кышкы Олимпия уеннарында - 82 илдән 2500 спортчы, ә Бангкоктагы соңгы җәйге Универсиадада 152 илдән 6500 спортчы катнашкан.

Рәсәй спортчылары Бангкокта 17 спорт төре буенча 230 медальләр комплекты яулаганнар иде. Рәсәй студентлары гадәттәгечә гимнастика, фехтование, җиңел атлетика, волейбол, дзюдо, чаңгы ярышлары, биатлон, хоккей, тау чаңгылары буенча уңышлы гына чыгыш ясыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International