Татарстанда җылы бирү сезонына әзерлек кысаларында 3 мең 145 котельный әзерләнгән

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында җылы бирү сезонына әзерлек кысаларында 3 мең 145 котельный әзерләнгән – бу 100% диярлек. Казан шәһәре буенча бер котельныйны әзерләүне төгәлләргә кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул коммуналь һәм социаль өлкә объектларының җылы бирү чорына әзерлеге турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Мәгариф өлкәсендә 3 мең 332 объект әзерләнгән, бу шулай ук 100%ка якын, дип билгеләп үтте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. Сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр объектларын әзерләү эшләре төгәлләнгән.

Күп фатирлы торак фондының салкыннарга әзерлеге турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин түбәндәгеләрне хәбәр итте: 17 мең 319 күп фатирлы торак йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән. Бу – торак фондының гомуми күләменең 99%ы. 10 район буенча әзерлек паспортларын алырга гына кала.

Җылылык җибәрү вәзгыяте турында. Быел җылылык җибәрү 6 сентябрьдә башланган, дип хәбәр итте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. Җылы бирү чорын башлау турында карарлар бүгенге көндә барлык муниципаль районнарда да кабул ителгән.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы социаль һәм торак-коммуналь өлкә объектларына җылылык җибәрү процессының даими мониторингын башкара. Оператив мәгълүматлар түбәндәгечә: барлыгы 3 026 котельный эшли башлаган, бу 96% тәшкил итә.

Бүгенге көндә 13 мең 720 күп фатирлы йорт җылытыла – бу 78,5%; 3 мең 265 мәгариф объекты (3 333енең) – 98%. Бу мәгариф объектлары арасында: 1521 мәктәп – 97%, 1744 балалар бакчасы – 98,5%.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 1 мең 846 объектта җылылык тоташтырылган – бу 92%. Мәдәният объектларында – 1707 объект (яисә 87%). Шулай ук 258 спорт һәм яшьләр объекты да тоташтырылган – бу 83, шулай ук 169 социаль яклау объекты – 96,5%.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль өлкә объектларын, шул исәптән мәктәпләр һәм балалар бакчаларын, шулай ук сәламәтлек саклау объектларын җылылыкка тоташтыруга аерым игътибар бирергә кушты. Ул төнге сәгатьләрдә һава температурасы сизелерлек кимүен искәртте, һәм шулай ук күп фатирлы торак йортларда җылылыкка тоташтыруны контрольдә тотарга кушты. «Бу мәсьәләне даими контрольдә тотуыгызны сорыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгына мөрәҗәгать итеп. - Җылылыкка тоташтыру – бүген өстенлекле бурыч".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International