Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга үткәрелгән тикшерүләр турында хәбәр итте

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин көзге-кышкы чорга әзерлек кысаларында контроль чаралар турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Азат Мөбарәкшин җылы бирү сезонына әзерлек паспортларын бирү вакыты турында искә төшерде. Җылылык энергиясен кулланучылар өчен – 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча; җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмалары өчен – 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча; муниципаль берәмлекләр өчен – 15 ноябрьдән дә соңга калмыйча.

Бүгенге көндә республикада 2537 объектлы 140 җылылык белән тәэмин итүче оешма исәпләнә (җылы бирү чорына әзерлектә катнашучы күзәтчелек объектлары). Электр энергиясен җитештерүне гамәлгә ашыручы 5 оешма (10 объект белән), шул исәптән электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында да күзәтчелек астында тора.

Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга үткәрелгән тикшерүләр берничә закон бозу очрагын ачыклады.

Муниципаль комиссияләр составында барлыгы 72 оешма, 443 котельный тикшерелде (1602 тәртип бозу очрагы ачыкланды).

Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә 15 оешма, 210 котельный тикшерелде (737 тәртип бозу очрагы ачыкланды).

Котельныйларда тәртип бозу очракларының уртача күрсәткече 3,58 тәшкил итә. Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча ачыкланган төп кисәтүләр – эксплуатация шуңа әзер булмаган персонал тарафыннан гамәлгә ашырыла, җылылык челтәрләренең һәм җиһазларның техник торышы норматив документлар таләпләренә туры килми, котельныйларда куркынычсызлык автоматикасы юк яисә эшкә яраксыз хәлдә һ.б.лар.

Социаль әһәмиятле сәламәтлек саклау һәм социаль яклау объектларын кулланучыларны тикшерү турында сөйләгәндә, Азат Мөбарәкшин хәбәр иткәнчә, 156 объектның 83е тикшерелгән. 617 тәртип бозу очрагы ачыкланган (бору-туктату арматурасының, үлчәү җайланмаларының булмавы яки төзек булмавы; корылмаларга техник тикшерү үткәрелмәве; җылылык изоляциясенең булмавы яки туры килмәве.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елда 83 казан алмаштырылган. Эксплуатацияләүче оешмалар Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә рөхсәт документларын алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International