Роман Шәйхетдинов Дәүләт Думасы сайлауларында Иннополиста тавыш бирде

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Роман Шәйхетдинов Иннополис шәһәре сайлау участогында тавыш бирде. Дәүләт Думасына депутатлар сайлаудан тыш, анда беренче тапкыр муниципаль сайлаулар да уза, аның нәтиҗәләре буенча шәһәрдә хакимиятнең үзенең сайланган органы формалашачак.

“Иннополиста тарихи вакыйга бара - беренче тапкыр муниципаль сайлаулар уза, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов. - Алга килеп туган мәсьәләләр саны даими рәвештә артып тора, һәм аларны хәл итү тагын да координацияләнгән органны оештыруны таләп итә”.

Тавыш биргәннән соң Роман Шәйхетдинов Иннополиста беренче муниципаль сайлауларга багышланган агач утырту акциясендә катнашты. Иннополис университеты студентлары белән бергә ул ArtSpace мәдәният үзәге янындагы аллеяда нарат үсентеләрен утыртты. Акция кысаларында барлыгы 50 агач утыртылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International