Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Корабльләр төзелеше үзәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИда ачылды
2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бүген Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИда корабльләр төзелеше үзәге ачылды. Вузның өченче белем бирү корпусында узган тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, КМТТУ- КАИ попечительләр советы вәкилләре, университет җитәкчелеге һәм укытучылары катнашты.
Республика Хөкүмәте башлыгы кереш сүзендә билгеләгәнчә, күзәтү советының утырышында предприятие җитәкчеләрен студентларны профильле укыту үзәкләре булдырырга чакыру яңгыраган көннән бик аз вакыт үтте, ә бүген инде беренче нәтиҗәләр бар.
“Бу элеккеге яхшы традиция. Авиация тармагы предприятиеләре һәрвакыт мондый үзәкләр ачты, һәм нәкъ моның ярдәмендә Татарстан безнең авиация предприятиеләре өчен югары дәрәҗәле белгечләре булган төбәк булды”, - дип аерым алып ассызыклады И.Халиков.
Бүген ул инициатива күрсәтеп кенә калмаган, ә үзәк булдыруда ярдәм иткән А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводының әһәмиятле адымын билгеләп үтте. “Бу шулай ук очраклы түгел. Бүген заводта заказлар проблемасы юк – заказлар берничә елга алдан ук билгеле. Россия генә түгел, ә дөнья базарында да актив сәясәт алып барыла. Хәзер алдагы көнгә квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе тора”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
КМТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов белдергәнчә, әлеге үзәкнең ачылышыннан соң, яңа чор башлана. “Без завод һәм предприятиеләрнең безнең вуз эчендә, ә без – завод эчендә булырга тиешлеген аңлыйбыз һәм ышанабыз”, - диде ул.
Уку йорты җитәкчесе шулай ук белем бирү үзәге ачылышы завод белән Казан милли тикшеренү техник университеты хезмәттәшлегенең беренче генә этабы булуын билгеләде. Алга таба университетның заводка төрле яктан, шул исәптән, фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык эшләре белән ярдәм итүе планлаштырыла.
А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы генераль директоры Ренат Мистахов билгеләвенчә, КАИ базасында әлеге үзәкне ачуга киткән чыгымнар инде кайтарылган: монда alma mater тәмамлаган студентлар белем ала, кирәкле функцияләрне башкара алачак.
Тантаналы ачылыштан соң, Илдар Халиков һәм башкалар уку-укыту лабораторияләрендә булдылар.
Корабльләр төзелеше үзәге “Корабль төзелеше һәм океанотехника” юнәлеше буенча белем бирү процессында катнаша торган кафедраларны берләштерә. Әлеге белгечлек буенча 1 нче курста 15 студент, 2 нчедә 13 студент белем ала. Быел беренче курска 22 студент алына.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз