ТР Хөкүмәте йортында брифингта Дәүләт Советына өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәләре турында сөйләделәр

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ике округ буенча өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәләрен хәбәр итте.

17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар белән беррәттән, Татарстанда параллель рәвештә җирле үзидарә органнарына, Азино һәм Студенческий округлары буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узды.

“Якынча мәгълүматлар буенча, Азино округында өстәмә сайлауларда сайлау хокукына ия булучыларның 57,9%ы катнашты. Эмиль Хөснетдинов 55,01%, Руслан Христофоров — 15,1%, Венера Нәгыймова — 14,5%, Семен Грицев — 13,6% тавыш җыйды”, — диде Андрей Кондратьев Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда Студенческий округы буенча сайлаучыларның 83,2%ы катнашкан. Ренат Сибгәтуллин 63,6%, Динар Әюпов — 12,1%, Артем Балобанов — 11,5%, Рәшид Мәүлиев — 11,1% тавыш җыйган. Андрей Кондратьев: Татарстаннан күпме кеше Дәүләт Думасына үткәне әлегә билгеле түгел

“Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга йомгак ясагач кына Татарстаннан күпме депутат үтәчәге билгеле булачак”, - диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

“Дәүләт Думасына төбәкләрдән узучы депутатлар санын исәпли торган билгеле формулалар бар. Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга йомгак ясагач, карар чыгара. Әлеге карардан соң гына Думага кайсы партиядән, шулай ук Татарстаннан, күпме депутат үтәчәге билгеле булачак”, - диде Андрей Кондратьев.

 Мәгълүм булганча, Дәүләт Думасына Конституция нигезендә барлыгы 450 депутат биш елга сайлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International