“Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне билгеләп үтелә. Профсоюзлар җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны тәэмин итүче мөһим иҗтимагый оешма булып кала.
Профсоюзлар эшчеләрнең төп хокукларын, үзмәшгульлек, хезмәт хакы һәм шартлары белән тәэмин итү өлкәсендә аларның мәнфәгатьларын яклаучы хезмәт мөнәсәбәтләре институты санала.
Республика профсоюзларының эшчәнлеге нәтиҗәлелек һәм новаторлык белән аерылып тора. Профсозлар ярдәмендә социаль килешү һәм җәмгыятьтә тотрыклылык тәэмин ителә, ул киләчәктәге икътисади һәм социаль үсеш өчен нигезе булып тора. Конструктив диалогы режимында Татарстан республикасы икътисады өчен әһәмиятле бик күп актуаль мәсьәләләр хәл ителә.
Бүгенге бәйрәм көнендә Татарстанның профсоюз хәрәкәте ветераннарына социаль партнерлык үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәм.
Алга таба да бергә эшләүне, бәхет, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм, уңышлар, тынычлык һәм изгелекләр телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.