ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Җиңү Көнендә Казанда "Үлемсез полк" акциясе узды. Тантаналы йөрештә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар катнашты. 

Казанда Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан бәйрәм Парады узды.  Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Җиңү паркындагы Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләрнең каберләренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.

«Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле татарстанлылар! Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сезне чын күңелдән тәбрик итәм! 1945 елның 9 маенда илебез башкаласы Мәскәү шәһәре күгендәге бәйрәм салюты кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның тәмамлануы турында хәбәр бирде».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International