ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Үзгәреш җиле» II Татар җыры фестиваленең өченче концерты бара.  

Концертка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.   

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бер ел элек уңышлы узган беренче фестиваль татар эстрадасының һәм халык җырының, үзенчәлеген үзгәртмичә генә, төрле милләт һәм төрле яшьтәге тыңлаучылар өчен заманча яңгырый алуын һәм кызыклы булуын раслады.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы кайбер объектларда ремонт-реставрация эшләренең барышы белән танышты. 

Беренче объект «Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнәгать музее» ДБУК булды (К. Маркс ур., 64). Бина – федераль әһәмияттәге мәдәни мирасының бер өлеше, анда ремонт-реставрация эшләре алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International