Россия инновацион регионнары ассоциациясенең (АИРР) комитетлары утырышын бүген Томскта АИРР Советы рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. INNOVUS XV Томск инновация форумы-2013 кысаларында узган утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Виктор Толоконский, Томск өлкәсенең Закон чыгару Думасы рәисе Оксана Козловская, АИРР башкарма директоры Иван Бортник катнаштылар.
Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов АИРР зур эш эшләгәнен һәм кайбер мәсьәләләрне чишүгә якынлашканын билгеләп үтте. Әйтик, инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр турында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка хәбәр иткәннәр инде.
"АИРР кысаларында безгә очрашу, тәҗрибә белән уртаклашу бик мөһим, комитетлар эше дә безнең эшчәнлекнең мөһим өлеше", - дип белдерде Татарстан Президенты.
Комитетлар эшчәнлеге турында докладлар белән аларның җитәкчеләре чыгыш ясады. Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов АИРР квалификация комитеты эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Комитет, шул исәптән, технопарк структуралары эшчәнлегенең критерийларын булдыру белән дә шөгыльләнгән. Технопаркларны аккредитацияләү проекты әзерләнгән, ул Татарстанда һәм тагын берничә регионда сыналачак.
АИРР закон чыгару буенча комитет җитәкчесе, Томск өлкәсенең Закон чыгару Думасы рәисе Оксана Козловская үз чыгышында комитетлар составына регионнарның закон чыгару оешмаларының вәкилләрен кертергә тәкъим итте.
Фикер алышу вакытында Рөстәм Миңнеханов ассоциациянең Дәүләт Думасында үз ихтыяҗларын яклауга җитәрлек мөмкинлекләре кулланмавын билгеләп үтте һәм әлеге юнәлештә эшне ныгытырга кирәклеген әйтте.
РФ Президентының Себер федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Виктор Толоконский АИРР әгъзаларына актив һәм бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез чыннан да алдынгы регионнарны беләштерә алдыгыз, күп кенә яңа алымнар тәкъдим иттегез. Һәм бу регионнарда күзгә күренерлек үзгәрешләр бар", - дип белдерде В.Толоконский.
Утырыш ахырында үткәрелгән пресс-конференциядә Рөстәм Миңнеханов АИРР эшчәнлеген регионнар өчен бик файдалы икәнен билгеләп үтте. "Без бит элекке еш кына башка регионнарның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белми дә идек, - дип әйтте Татарстан Президенты. - Ә бүген безнең эш җайга салынган, 8 комитет оештырылган, һәм һәр регион хезмәттәшләреннән мәгълъмат алып тора. Бергә без ихтыяҗларыбызны яклыйбыз, преференцияләр яулыйбыз".
Рөстәм Миңнеханов АИРР бүгенге көндә хәл итә торган алдынгы мәсьәләләре арасында инновацион кластерларга, инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме ысулларын эшләүне атады, шулай ук ассоциация әгъзаларының Федераль контактлы система турында законны әзерләүдә катнашуларын атады.
Үзенең инде дүртенче мәртәбә Томск инновация форумында катнашуына нәтиҗә ясап, Татарстан Президенты әлеге вакыйганың дәрәҗәсе елдан ел артуын, катнашучыларның күренекле булуын, күргәзмәдә тәкъдим ителгән күп проектларның кызыклы булуын билгеләп үтте. "Инновацияләр үсеше эшендә Томск башка Россия регионнары өчен үрнәк булып тора", - дип саный Р.Миңнеханов