Марина Трофимова: Вакцинациянең җитәрлек булмавы авыручылар санын киметергә мөмкинлек бирми

2021 елның 2 октябре, шимбә

Республикадагы эпидемиология вазгыяте һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәне ачып, Алексей Песошин соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе белән 67 кеше авырый башлады, дип искә алды.

“Вазгыять катлаулы, элек кабул ителгән чикләүләр гамәлдә. Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә, ләкин аның темплары бик түбән. Узган көндә 1340 кеше прививка ясаткан. Бездә 612 мең доза вакцина исәпләнә. Барлык 4 төр прививка да бар. Бүгенге көнгә 1млн 84 мең 698 граждан прививка ясаткан”.

Алексей Песошин Роспотребнадзорга һәм хокук саклау органнарына коронавирус таралуга каршы чараларны үтәүне контрольдә тоту өчен рейдларны дәвам итәргә кушты.

Татарстанда сентябрьдән башлап, коронавирус белән авыручылар саны арта бара, дип белдерде Марина Трофимова.

“Республикадагы эпидемиология вазгыяте киеренке. Әгәр августта авыручылар саны югары, әмма тотрыксыз булса, сентябрь аенда авыру очраклары атна саен 10%ка артып бара”, - диде ул.

“Без сентябрьдә ковид белән авыручыларның сезонлы артуын көттек, әмма шуңа да игътибар итәргә кирәк, 2020 елның сентябрендә 721 кеше авырган. Ә 2021 елда без бу санның ике тапкыр артуын күзәтәбез - 1595 кеше (2,2 тапкырга арткан).

“Вакцинациянең җитәрлек булмавы авыручылар санын киметергә мөмкинлек бирми”, - диде Марина Трофимова.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International