Бөтенроссия халык санын алуда Татарстанда 8,5 меңнән артык кеше катнашачак

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Бөтенроссия халык санын алучыларның 70%ы коронавирустан прививка ясаткан яисә авырып терелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

“Росстат халык санын алганда Роспотребнадзорның коронавирустан саклану таләпләрен үтәячәк. Сораштыру уздыручы кешеләрнең битлекләре, перчаткалары булачак. Алар барлык профилактик чаралар белән таныш”, - диде Наталья Гатауллина.

Наталья Гатауллина Татарстанда Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре төгәлләнгәнен хәбәр итте.

“Халык санын алу өчен 7108 кеше сайланды. Аларның 48,6%ы мәгариф хезмәткәрләре, 32,5%ы - төрле учреждение һәм предприятие хезмәткәрләре, 10%ы - җирле үзидарә органы вәкилләре, 3%ы - эшләмәүче пенсионерлар һәм хезмәткә сәләтле булган вакытлыча эшсез кешеләр”, - дип билгеләде ул.

Бүгенгә 1185 контролер сайланган. Аларның да составы алдагы исемлеккә якын килә. Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда 8,5 меңнән артык кеше катнашачак.

Наталья Гатауллина сүзләренчә, халык санын алучының махсус таныклыгы, зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы була. Мәгълүматны планшет ярдәмендә турыдан-туры базага кертеп бару каралган. Планшет эшләмәгән очракта гына кәгазь бланкларны куллану күздә тотыла.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International