5-8 октябрьдә Санкт-Петербургта X Петербург халыкара газ форумы уза, ул газ индустриясенең иң абруйлы бизнес-вакыйгаларының берсе. Форум кысаларында “Виртуаль мәгълүмат платформасы #АчыкФән #OpenScience” лекториясендә ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов нефть-газ тармагы өчен Иннополисның инновацион проектларын тәкъдим итте.
Аерым алганда, ул Иннополис университетының Нефть-газ технологияләре үзәге турында сөйләде, үзәк зур фәнни эшләрне гамәлгә кертү белән шөгыльләнә.
Хәзер үзәктә алты индустриаль партнер белән 26 проект эшләнә, алар арасында – “Газрпром” ГАҖ һәм аның бүлендек предприятиеләре , шулай ук “Татнефть” ГАҖ бар. Үзәкнең гамәлгә керткән продуктлары арасында - нефть-газ компанияләре өчен мәгълүматлар белән идарә итүнең цифрлы платформасы, комплекслы геологик-геофизик модельләштерү өчен цифрлы платформа, цифрлы лаборатория-тикшеренү комплексы һәм торба эчен диагностикалау буенча проект бар.
“Нефть-газ технологияләре үзәге алдында торган төп бурыч - мультиплатформалы карарлар экосистемасын булдыруга чыгу, - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов. Ул ниндидер цифрлы кыр булачак, ул нефть-газ тармагы бизнес-процесслары белән бәйле барлык мәгълүматларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, һәм шуның белән аның эшчәнлек нәтиҗәсен шактый күтәрәчәк. Экосистеманың төп элементлары - бораулау процессларын цифрлаштыру, комплекслы геологик-геофизик модельләштерү, торбаүткәргечләрне техник диагностикалауны күзәтү булачак”.