“Смарт Сити Казан” территориясендә Кунакханә менеджменты һәм кунакчыллык университеты булачак

2013 елның 24 мае, җомга

Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе “Смарт Сити Казан” территориясендә кунакханә менеджменты һәм кунакчыллык университеты ачырга планлаштыра. Бу хакта бүген сүз компания генераль директоры Йи Пох Леонг белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашуында алып барылды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика төзелеш, архитектуры һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.

Radiance Hospitality Groupның “Смарт Сити Казан” проектында катнашу турындагы инвестицион ниятенә имза салу 2013елның мартында Татарстан делегациясенең Малайзиягә визиты кысаларында гамәлгә ашырылган иде. “Смарт Сити Казан”ның беренче резиденты булган Сингапур компанисея, 140 урынлык транзит кунакханә, апарт-отель, шулай ук Кунакханә менеджменты һәм кунакчыллык университеты төзелешенең инвесторы булачак. Казанда компания башлыгы Йи Пох Леонг берничә эшче очрашу һәм шушы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча сөйләшүләр уздырды инде.

Бүген Йи Пох Леонгны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Смарт Сити Казан” проектын үстерүнең республика өчен бик мөһим булуын ассызыклады. “Һәм шуңа бәйле рәвештә безнең өчен кунакханә турындагы да, кунакчыллык өлкәсендә университет турындагы да тәкъдимнәр бик кызыклы”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аэропортны төгәлләнеп килә торган яңарту да, интермодаль ташулар линиясе дә “Смарт Сити Казан” үсешендә яңа мөмкинлекләр ача. Һәм планлаштырыла торган отель, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, аэропортка якын булуы белән кунакларны җәлеп итәчәк.

Radiance Hospitality Group гендиректоры Йи Пох Леонг үз чиратында хәбәр иткәнчә, бер ел элек кенә компания белгечләре Татарстанда кунакханә бизнесы буенча профессионаллар әзерләү ихтыяҗын күреп алдылар. Шуңа бәйле рәвештә республикда тиешле университет ачу турында карар кылынды.

Уку йортында укыту инглиз телендә алып барылачак. Кунакчыллык өлкәсендә белгечләр әзерләү Бөекбритания, Австралия, Швейцария югары уку йортлары программалары буенча алып барылачак, ә кунакханә менеджменты өлкәсендә университет партнеры сыйфатында Лондон икътисад мәктәбен җәлеп итү планлаштырыла. Югары уку йортын тәмамлаучылар Россия дипломы да, шулай ук чит илләрнең партнер югары уку йорты дипломын да алырга тиеш.

Башта университетта 500 студент укыту карала, һәм бары тик Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә – беренче чиратта элеккеге СССР илләреннән.

Йи Пох Леонг Рөстәм Миңнехановкапроектны гамәлгә ашыру юлында торган мәсьәләләрне, аерым алганда, Россиядә университетны лицензияләү проблемасын хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

“Бу Россия өчен яңа эш, әмма бергәләп эшләсәк, кирәкле документларны ала алырбыз дип уйлыйм, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Россия югары мәктәбе бөтендөнья структурасына интеграцияләнергә тиеш”.

Radiance Hospitality Group гендиректоры шулай ук Татарстан Республикасы Президентыннан яңа проектны кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүне сорады. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына Төзелеш министрлыгы белән бергә “Смарт Сити Казан”ның инфраструктур объектларының беренче комплексларын билгеләргә кушты.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республика проектка законнарда каралган ташламаларны бирергә тиеш. Моның өчен компания бизнес-план тапшырырга һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән инвестицион килешү төзергә тиеш.

“Без яңа проектны гамәлгә ашыруга әзер һәм сезне дә активлашырга өндибез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында Radiance Hospitality Group башлыгына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International