Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” составына керәчәк”
2008 елның 12 августы, сишәмбе
“Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ составына керәчәк. Бу турыда бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Матбугат конференциясе “Авиакосмик технологияләр һәм җиһазлар. Казан – 2008” дигән 4 нче халыкара күргәзмә кысаларында барды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, авиация комплексының барлык предприятиеләрен алсак, бүгенге көндә “иң җитди хәл “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”ндә килеп чыкты. Аны чишү өчен, федераль Хөкүмәт тә, Татарстан Республикасы да күп көч куярга тиеш. Бүген “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”нең “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” составына керәчәге турында сәяси карар кабул ителде”.
Бүген үк күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” һәм “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ арасында үзара бәйләнештә булу турындагы Килешүгә кул куелачак.
Бу документны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “предприятиегә башкалар белән бергә атларга мөмкинлек бирәчәк хәлиткеч килешү” дип атады.
Журналистларга “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” президенты Алексей Федоров хәбәр итүенә караганда, “килешү гади декларация генә булып калмыйча, кабул ителәчәк чаралар һәм конкрет гамәлләр планы булып хезмәт итә”. Аерым алганда, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” предприятиенең финанс хәлен яхшырту буенча үз өстенә җитди йөкләмәләр ала. Алексей Федоров фикеренчә, нәкъ менә “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”нең финанс хәлен яхшырту бүгенге көндә “иң мөһим һәм кискен мәсьәлә” булып тора. Финанс хәлен яхшыртудан башка, техник яктан яңадан коралландыру, кадрлар җыю һәм предприятиенең потенциалын арттыру, яңа эшләнмәләрне эшләтә башлау буенча калган планнарның мәгънәсез булып тоелуында шикләнми “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” башлыгы.
“Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” хәзергә “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”нә рәсми рәвештә кермәсә дә, без моның вакытлыча хәл икәнлеген аңлыйбыз”, - диде Алексей Федоров.
Ул шулай ук Татарстан Республикасының үз өстенә шактый җитди йөкләмәләр алуын, һәм аның ярдәменнән башка нидер эшләве авыр булачагын билгеләп узды. Татарстан Республикасы эшчәнлегенә караган юнәлешләр арасында Федоров әфәнде авиация предприятиесен яңадан төзү буенча ярдәм күрсәтү, профильле булмаган активларны чыгару юлы белән инвестиция потенциалын арттыру, кадрлар потенциалын көчәйтү, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” белгечләрен торак белән тәэмин итүне (социаль ипотека республика программасы кысаларында) атады.
“Без кул куячак килешү “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”н яңадан торгызу өчен реаль база булыр дип ышанам”, - диде Алексей Федоров.
Моннан тыш, Алексей Федоров бу ел ахырына кадәр “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” акцияләренең эмиссиясен теркәү һәм аларны “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”нә тапшыру планлаштырылуын хәбәр итте. Эмиссия 2009 елның апреленә ябылачак. “Шулай итеп, бу вакыт эчендә “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” акцияләре “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”нең устав капиталына кертеп бетерелергә тиеш була”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренә караганда, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”н финанслау 10 млрд. сум чамасы тәшкил итәчәк. Финанслау төрле чыганаклардан, шул исәптән “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе”нең бүлендек компанияләре счетыннан да алып барылачак.
“Финанслау берничә юнәлеш буенча барачак, һәм, барыннан да элек, безгә “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”нең берничә млрд. сумга җыелган бурычын түләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, - диде Алексей Федоров. – Без предприятиенең финанс хәлен яхшырту буенча план әзерләдек, шул исәптән , финанс ярдәм сорап, Рәсәй Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек”.
Предприятиенең әйләнештәге акчаларын тулыландырырга да кирәк булачак, дип саный “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” президенты, чөнки бүгенге көндә алар юк диярлек.
Казанда узган матбугат конференциясендә Алексей Федоров журналистларга болай диде: “Гомумән алганда, без 2010 ел ахырына кадәр Казан авиация җитештерү берләшмәсенә төрле чыганаклардан якынча 10 млрд. сум кертергә планлаштырабыз”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз